Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүриядә 1.5 миллион кеше ярдәмгә мохтаҗ


БМОның һуманитар мәсьәләләрен багучы идарәсе мәгълүматенә караганда, Сүриядә 1.5 миллион кеше ярдәмгә мохтаҗ.

Соңгы өч айда гына да мохтаҗлар саны 500 меңгә арткан. Иң авыр хәлдә көч куллану дәвам иткән Идлиб һәм Һомс вилаятьләре халкы.

Төркия һәм Үрдүндә качаклар саны 86 меңгә җитте. Кичәге көн Сүриядә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында кораллы низаг башланганнан бирле иң канлы көннәрнең берсе булды. Хокук яклаучылар сүзләренә караганда, ил буйлап кимендә 114 кеше һәлак булды.

Бүген дә хөкүмәт көчләре Һомс шәһәрен утка тота, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG