Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Урман авылы халкы янә федераль юлны ябу белән яный


Урман халкы авыл шурасы бинасында, 21 июнь 2012

Урман халкы авыл шурасы бинасында, 21 июнь 2012

Башкортстанның Урман авылы халкы узган ел шартлауда җимерелгән йортлары өчен вәгъдә ителгән акчаларны таләп итеп пәнҗешәмбе янә авыл шурасы бинасына җыелды.


Узган елның май аенда корал саклагычында булган шартлауларда йортлары җимерелгән Башкортстанның Урман авылы халкы пәнҗешәмбе көнне янә вәгъдә ителгән акчаларны таләп итеп авыл шурасы бинасына җыелды.

Иглин районы башлыгы Рәфыйк Мусин белән бер ай элек булган соңгы очрашуда зыян күргән кешеләргә вәгъдә ителгән акчалар әле дә алынмаган.

Халык акча турында хәбәр булмый торып, авыл шурасы бинасыннан чыкмаячагын белдерде. Район җитәкчелеге белән сөйләшкән бер төркем 1 июльгә акчаларның түләнәчәген хәбәр итте.

Җыелган халык бу вәгъдә үтәлмәсә, 5 июльдә Уфага барып хөкүмәт каршында урам җыены уздырырга һәм ачлык игълан итәргә, шулай ук авыл яныннан гына узган федераль олы юлны ябарга килешеп таралышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG