Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

"Башнефть" Гыйракта нефть табу проектында катнашачак


"Башнефть" ширкәтен контроль итүче “Система” финанс ширкәте мәгълүматларына караганда, Гыйракта яңа нефть ятмаларын үзләштерүдә катнашачак Русия компанияләре арасында "Башнефть" тә булачак.

Башта май аенда булган бәйге-тендерда Русиядән тәкъдим ителгән 12 ширкәтнең өчесе генә, “Газпром”, “Лукойл” һәм “Роснефть” җиңде, дип хәбәр ителгән иде.

2009 елдан бирле Гыйрак яңа нефть ятмаларын ачу турында дистәләп килешү төзеде. Җиде ел эчендә Гыйрак нефть чыгаруны тәүлегенә 2.7 миллион мичкәдән 13 миллионга кадәр арттырырга тели.

2010 елда Гыйрак үзендә 143 миллион мичкәдән артык нефть булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG