Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Сүрия Олимпия комитеты башлыгына виза бирмәү турында хәбәр итә


Британия мәгълүмат чаралары Сүрия Олимпия комитеты башлыгы Мүәффәкъ Җумаага Лондонга Олимпия уеннарына килер өчен виза бирелмәү турында хәбәр итте.

Җумаа Европа Берлегенең сәяхәт итү чикләнгән Сүрия рәсмиләре исемлегендә булмаса да, Сүрия президенты Башар Әсад белән якын мөнәсәбәттә тора, дип фаразлана. Британиягә виза бирелмәүнең сәбәбе шул була ала.

Сүриядә хөкүмәт көчләре халыкка каршы көч куллана башлагач Британия һәм тагын берничә ил Сүриянең үзләрендәге илчеләрен куды.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон Сүрия спортчылары өчен Олимпия уеннары ачык, дип белдерде.

XXX җәйге олимпия уеннары Лондонда 27 июль-12 август көннәрендә үтәчәк. Лондонда Олимпия уеннары 1908 һәм 1948 елларда булган иде.
XS
SM
MD
LG