Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъярда Сабантуй узды


Ялтадан килгән «Чишмә» ансамбле
Ялтадан килгән «Чишмә» ансамбле

17 июнь көнне Кырымның Акъяр (Севастополь) шәһәрендәге татар-башкорт үзәге милләттәшләрне Сабантуйга җыйды. Унбишенче тапкыр уздырылган бу милли бәйрәм гадәттәгечә Максимов дачасы дигән урында узды.


Симферополь, Ялта, Сакъ, Кизләүдән килгән милләттәшләрбез татар җырларын, биюләрен башкарып, балалар өчен төрле ярышлар оештырып, ашлар пешереп Сабантуйны бәйрәм иттеләр.

Җәмил Хисаметдинов (с) Симферополь кунагы Рифкат Хәйбуллин белән
Җәмил Хисаметдинов (с) Симферополь кунагы Рифкат Хәйбуллин белән
Татарстан һәм Башкортстан байраклары урнаштырылган Сабантуй мәйданында Татарстан президенты Рөстәм Миңнихановның, Бөтендөнья башкорт Корылтаеның Сабантуйга юллаган котлауларын Севастополь үзәге рәисе Җәмил Хисаметдинов укып ишеттерде. Ул: “Севастополь үзәгендә - Силаева 5-а урамында татар-башкорт үзәге өчен алынган бүлмәдә ремонт эшләре тәмамланып килә. Без монда якшәмбе мәктәбе ачарга, очрашулар үткәрергә, үзешчән җыр-бию түгәрәкләрен ачып җибәрергә телибез.

Сабантуй балалар өчен бик күңелле бер бәйрәм булды, алар төрле призларга бик шатландылар", диде Җәмил әфәнде.

Ялтадан килгән «Чишмә» үзешчән ансамбле дә Севастополь Сабантуе өчен бер бүләк булды дияргә мөмкин. "Ялтада быел Сабантуй узмый, аның урынына көз көне Уңыш бәйрәме узачак”, диде Җәмил Хисаметдинов.

XS
SM
MD
LG