Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

Башкортстанның Октябрьски шәһәреннән Казанга килгән яшь башкаручы Диана Сәфәрова пәрәвездә сөйгән ярына багышлап төшерелгән клип белән яшьләрнең игътибарын алды. Татарча начар белүенә карамастан, туган телендә дә җырлар башкара.


Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында өченче курста укучы Диана татарча камил белмәвен Башкортстан хакимияте алып барган тел сәясәтеннән күрә. Алар Октябрьски шәһәрендә татарча сөйләшмәгәннәр. Үз телеңдә аралашсаң түбәнсетеп карадылар, ди ул. Русча җырлап йөргәннән соң, хәзер туган телен өйрәнеп татарча җырлар яздыра. Алга таба ул җырларга клип та төшермәкче.

Диана

Диана

Диана әйтүенчә, ул алты яшьтән урыс җырлары башкарып сәләтен үстергән. Яшүсмер вакытта халыкара, илкүләм җыр конкурсларында катнашып алдынгы урыннар алган. Соңгы елларда Казанда үткән тамашаларда катнашкан, быел “Виктория” халыкара җыр конкурсында лауреат булган.

Сәфәрованы еш кына Татарстанның элеккеге эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров кызы дип тә уйлаучылар булган. Тик аның әтисе - Марат, Башкортстанның Октябрьски шәһәреннән. Әнисе - Зөлфия, Татарстанның Ютазы районыннан. Ә әби-бабайлар Казаннан куылган муллалар нәселеннән икән.

Диана 20 яшькә кадәр татар җырчыларын тыңламаган, чит ил, рус артистларына өстенлек биргән. Соңгы елларда Салават Миңнеханов, Илвина, Мәликә, Раяз Фасыйхов башкаруындагы җырларны тыңлый башлаган. Марат Мухин, Гадел Хәмзин, Оскар Усманов кебек музыка белгечләре белән җырлар яздырган.

Диананың соңгы ирешкән уңышы

Диананың соңгы ирешкән уңышы

Сәфәрова йорт хайваннарын кызгануын, аларны сакларга кирәклекне дә әйтте. Ул гомумән ит ашамый икән. Бала вакытта авылда терлекләрнең ризык өчен асрауларын аңламаган, сарык бәтиләрен бик кызганган. Бүген дә бала вакыттагы хәтирәләр аның белән яши.

"Татар җырчыларына нәрсә җитми?" дигән сорауга, Диана "харизма" дип җавап бирде. Аның фикеренчә, җырчы өчен тышкы кыяфәт һәм университет өйрәткәнчә җырлау мөһим түгел. Артистның сөйкемле сөяге, тарту көче, "харизма"сы булырга тиеш, ди ул.

Аңа җырлар яздырырга элек әти-әнисе булышкан, бүген йөргән егете җыр яздыру, клип төшерү чыгымнарын үз өстенә алган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG