Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012: "Алман машинасы" югалтусыз алга бара


Германия такымында төп уенчыларның берсе төрек егете Мәсхүт Өзил бу уенда иң яхшы уенчы дип аталды
Германия такымында төп уенчыларның берсе төрек егете Мәсхүт Өзил бу уенда иң яхшы уенчы дип аталды

Җомга кичендә икенче чирекфинал уенында Германия Euro 2004 чемпионы Грецияне 4-2 исәбенә җиңеп ярымфиналга чыкты.

Физик әзерлек һәм тактика ягыннан бер баш өстен алман егетләре җитез һөҗүмнәре белән грекларны чын мәгънәдә “чәчкәләп ташлады” дияргә була. Филипп Лам (39’), Сами Хедира (61’), Мирослав Клозе (68’) һәм Марко Ройсның (74’) берсеннән-берсе матур голлар кертте. Русиягә аяк чалган греклар алманнарга ике җавап тубы кертә алды – Самарас (55’) һәм Папастатопулос (75’, пенальти).

Йоаһим Лөв
Йоаһим Лөв
Бу нәтиҗә (4-2) Euro 2012 бәйгесенең әлегә кадәр иң зур хисабы булды.

Йоаһим Лөв җитәкчелегендәге “алман машинасы” менә инде 15 уен рәттән җиңү яулады – Германия футболы тарихында иң югары күрсәткеч.

Euro 2012 бәйгесендә иң яшь такым булуга карамастан алман егетләре шактый җитлеккән уен күрсәтә.

Алман канцлеры Ангела Меркель Германия-Греция уенына Римда үткән сөйләшүләрдән соң килде
Алман канцлеры Ангела Меркель Германия-Греция уенына Римда үткән сөйләшүләрдән соң килде
Euro 2012дә әлегә кадәр бер югалтусыз барган алман такымы, күпчелек белгечләр, шул исәптән Азатлык сораштыруында катнашкан укучылар (45%тан артыгы) фикеренчә дә, Европа чемпионлыгына төп дәгъвачы булып тора.

Башка уеннарга килгәндә, беренче чирекфиналда Португалия Чехияне җиңде (1-0).

Шимбә кичендә өченче чирекфиналда Испания Францияне 2-0 исәбенә җиңеп шулай ук ярымфиналга чыкты. 27 июнь көнне ярымфиналда французлар португаллар белән көч сынашачак.

Якшәмбе көнне соңгы чирекфиналда Англия белән Италия очраша. Бу парның җиңүчесе 28 июньдә ярымфиналда Германиягә каршы уйнаячак.
XS
SM
MD
LG