Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарның көчле дәүләт тотканын белмиләр"


Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Халиуллов Гомәр Батыршинга бүләк тапшыра
Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Халиуллов Гомәр Батыршинга бүләк тапшыра

Самарда яшәүче Гомәр Батыршин “Булгарская цивилизация на Волге” дигән китапны үз акчасына бастырды.


Гомәр әфәнде Батыршин берничә ел элек Самарда “Болгар мирасы” исемле фонд оештырып җибәрде. Миллионлы Самарның Зубчаниновка бистәсендә мәчет салдырды. Болгар дәүләтенең көньяк чигенә туры килгән, болгарлар заманында таможня ноктасы булып хезмәт иткән җирдә стелла куйдырды. Биеклеге алты метр ярым. Һәйкәлнең башында горур барс.

​Инде “Булгарская цивилизация на Волге” исемле китапны да үз акчасына бастырды. Аны атаклы тарих галимнәре Гамирҗан Дәүләтшин һәм Фаяз Хуҗин язган. Китапның мөхәррире Фәрид Ширияздан дистәләгән тарихи чыганакларны эшкәртеп гаҗәеп бай эчтәлекле болгар чорына кагылган тарихи хронологияне туплый алган. Шуны да искәртеп узарга кирәктер, гади укучыга тарихи дөреслекне Фәрид Ширияздан “чәйнәп” биргән. Гади тел, аңлаешлы җөмләләр.

“Булгарская цивилизация на Волге” китабы
“Булгарская цивилизация на Волге” китабы
Китапның кирәклегенә бик күп сәбәпләр бар. Бүгенге көндә татар гаиләсендә милләтебезгә, телебезгә, динебез исламга хөрмәт тәрбияләнми. Үз милләте белән горурланып яшәүчеләр бармак белән санарлык. Иң аянычы шунда ки, татарлыктан гарьләнүчеләр арта бара.

Рус китапларында мәктәп баласына татарны вәхши образында китереп куялар. Татарны тамырсыз килмешәк итеп күрсәтәләр.Сабый күңеленә үз татарына каршы агу салалар.

Гомәр әфәнде Батыршин белән китап турында сөйләштек.

– Ни өчен Идел болгарлары турында китап яздырырга булдың?

– Самарда яшәгән татарларга да "сез Монголиядән килгәннәр" дип әйтүчеләр бар. Татарның көчле дәүләткә ия булып яшәгәнен белмиләр һәм иң аянычы – белергә дә теләмәүчеләр бар. Татар империяләр тоткан халык. Ул сәүдә юлларын ачып кына калмаган, ул юлларны саклауны да оештырган. Татарның чәчәк аткан дәүләте – ул Болгар дәүләте.

Болгар дәүләтеннән үрнәк алучылар исемлеген санап тормыйча, шуны әйтү дә җитәр дип саныйм. Рус дәүләте күп нәрсәне татардан күчергән. Тикмәгә генә Болгар дәүләтен урыслар “Светочь Востока”, “Золотой трон Востока,” “Царство Разума” димәгәннәр бит инде.

Бүгенге көндә төрле милләтләрне үзара тату яшәтергә өндиләр. Болгар җирлегендә төрле кавемнәр дустанә көн күргәннәр.

– Китапның мөхәррире – “Ислам Нур” гәҗитәсенең мөхәррире Фәрид Ширияздан. Сез аның куйган хезмәте белән канәгатьме?

– Һичшиксез. Галимнәрнең авыр телен гади укучы аңларлык итте. Китапның икенче бүлеге тулысынча Фәрид Ширияздан хезмәте. Фәрид абый интеллектуал. Тарихны тирән белә. Урыс һәм татар телләрендә камил фикер йөртә һәм аны хатасыз кәгазьгә төшерә белүче талант. Дистәләгән тарихи чыганакларны укып чыгып,аларны иләп,сөзеп сокланырлык хронология ясады.

– Сез куйган максат китапта ирешелгәнме?

– Бер китапка бар тарихны сыйдырып булмый. Китапны күпләр укыды, укый һәм аларның фикере бер. “Булгарская цивилизация на Волге” җыентыгы татар кешесендә горурлык уята, башка милләт вәкиленең күзен ача.


Китап турында кайбер фикерләр:


Рифкать Хуҗин: ”Йотлыгып укыдым. Татарлыкны арттыра торган китап”.

Минәхмәт Хәлиуллов: ”Беренчедән, китап зәвык белән эшләнгән. Кулга аласы килә һәм укыйсы килә. Болгар дәүләтенә кагылган хронологияне бер җирдә туплап бирү китапның отышлы ягы. Акыл өстәүче чыганак.”

Равил Галимов: ”Үзем генә укып калмадым, әле дистәләгән кешегә бүләк итеп тә бирдем.Татарны канатландыручы китап.”

Наилә Сабирҗанова: ”Гаиләбез белән укыдык. Уртак фикеребез. Яхшы язылган. Дәлилле язылган.Татарның күзен ача торган җыентык. Мөхәррир буларак Фәрид Ширияздан зур көч куйган. Фәнни җыентык булуга карамастан, талчыкмый укыйсың. Күңелне рәнҗетерлек нәрсәләр юк. Уку дәверендә рәхәтлек тойгысы китми.”

Мең данә белән басылган китап инде таралып та бетте. Гомәр Батыршин өстәмә тираж турында уйлана.
XS
SM
MD
LG