Accessibility links

Чехия автобусы казасында сигез кеше һәлак булган


Прага -- Чехия туристлары утырган автобус шимбәгә каршы төндә Хорватиядә казага очрау нәтиҗәсендә сигез кеше һәлак булган

40тан артык кеше җәрәхәтләр алган, алар якындагы Һоспич шәһәренең хастаханәсенә китерелгән.

Каза Загребтан көньяк-көнбатышка таба 150 чакрым ераклыкта булган. Автобус әлегә билгесез сәбәптән юлдан тайпылып ауган. Хорватиянең мәгълүмат чаралары йөртүче йокыга киткән дип хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG