Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты: Гудков эшчәнлеген тикшерергә сораган мөрәҗагать килде


Мәскәү – Русиянең тикшерү комитетына бер Болгарстан ватандашыннан Дума депутаты Геннадий Гудковның чит илдәге коммерция эшчәнлеген тикшерергә сорап мөрәҗагать килгән.

Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, бу кеше “чит илдә акча юылу фактлары” турында хәбәр итә, ләкин аның исеме әйтелми.

Соңгы вакытта Русиянең хокук саклау оешмалары Геннадий Гудков һәм аның улы – шулай ук Дума депутаты – Дмитрий Гудков эшчәнлегенә зур игътибар бирә. Күптән түгел аларның туганнарының саклау ширкәтендә тентүләр үтте, корал алынган.

Гудковлар үзләре моны оппозициянең каршылык чараларында катнашкан өчен “үч алу” дип аңлата.
XS
SM
MD
LG