Accessibility links

Төркия НАТОның гадәттәнтыш утырышын җыярга чакырды


Әнкара – Төркиянең хәрби очкычы Сүрия көчләре тарафыннан бәреп төшерелгәннән соң, Әнкара бу хәлне тикшерү өчен НАТОның гадәттәнтыш утырышын җыярга чакырды.

Якшәмбедә Әнкара Димәшкка рәсми протест хаты җибәрде. Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давытоглы белдерүенчә, төрек очкычы халыкара күкләрдә бер кисәтүсез бәреп төшерелгән. Давытоглы очкычның ялгышып Сүрия күгенә кереп чыгу ихтималын таныса да, бу очыш Сүриядәге низаг белән берничек тә бәйле түгел диде.

Төркия коткаручылары җомга көнне бәреп төшерелгән очкычның килеп төшкән урынын тапкан. Очкычның калдыклары Урта диңгез төбендә 1300 метр тирәнлектә ята диелә. Пилотларның язмышы әлегә билгесез.

НАТО илләре министрлары бу мәсьәләне сишәмбедә тикшерер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG