Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәт Мурси Мисырның яңа президенты дип игълан ителде


Мөхәммәт Мурси
Мөхәммәт Мурси
Каһирә – Якшәмбедә Мисырның үзәк сайлау комиссиясе 17 июньдә үткән президент сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.

Рәсми нәтиҗәләргә күрә исламчы “Мөселман кардәшлеге” намзәте Мөхәммәт Мурси 51.7%, аның көндәше – элекке премьер-министр Әхмәт Шәфыйк 48.2% җыйган.

Шулай итеп, Мурси Мисырның яңа президенты дип игълан ителде.

Бу хәбәр килүгә Каһирәнең Тәхрир мәйданында җыелган Мурсиның дистәләрчә мең тарафдары тантана итәргә кереште.

Президентлыкка дәгъва иткән намзәтләрнең икесе дә узган атна буена үзләренең җиңүләре турында белдереп килде.

Рәсми нәтиҗәләр атнакич көнне игълан ителер дип көтелгән иде. Ләкин ике намзәттән дә шикаятьләр килү сәбәпле, нәтиҗәләрне игълан итү якшәмбегә кичектерелде.
XS
SM
MD
LG