Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012: Италия ярымфиналга чыкты



Киев -- Якшәмбе кичендә Украина башкаласында Европа беренчелегенең соңгы, дүртенче чирекфинал уенында Англия белән Италия уйнады. Уенның төп өлеше 0-0 исәбенә тәмамланды, өстәмә вакыт шулай ук нәтиҗә бирмәде. Пенальти тибүдә итальяннар уңышлырак булды (4-2).

Шулай итеп, Euro 2012 бәйгесенең барлык ярымфинал парлары да билгеле булды:

27 июньдә Донецкида Португалия белән Испания,
28 июньдә Варшауда Германия белән Италия уйнаячак.

Финал уены 1 июль көнне Киевта үтәчәк.
Euro 2012 җәдвәле һәм нәтиҗәләр
XS
SM
MD
LG