Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиядә Русия тоткыннарын техника ремонтларга мәҗбүр иткәннәр


Либиянең яңа хакимияте узган елны гысьянчылар тарафыннан кулга алынган төрмәдәге Русия, Украина, Беларус белгечләрен техника ремонтларга җәлеп иткән. Бу хакта “Известия” газетасы хәбәр итә.

Төрмә карары чыгарылганнан соң, Русия ватандашлары белән элемтә авырайган. Алар тотылган полиция бүлегенә бару өчен хәрби прокуратура яки мәхкәмәнең язма рөхсәте кирәк. Рәсми рөхсәттән башка гына аларның сәламәтлеге хакында да мәгълүмат алып булмый.

Бүген русиялеләрнең адвокатлары мәхкәмә карарын киредән шикаять итәчәк.

4 июнь көнне Мөәммәр Каддафи режимына теләктәшлек күрсәтүдә, ягъни “Либия халкын үтерү өчен” кулланылган дип саналган техниканы ремонтлауда гаепләнеп Либия мәхкәмәсе тарафыннан Русия ватандашлары Александр Шадров гомерлек төрмәгә, ә Владимир Долгов ун еллык мәҗбүри эшкә хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG