Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Мөселманнарны яклаучы адвокат Рөстәм Вәлиуллин Алтайда елгада батып үлгән. Вәлиуллин нигездә экстремизмда гаепләнгәннәрне яклап килде.

Ижауда яшәүче 37 яшьлек Рөстәм Вәлиуллин Таулы Алтайга, андагы Кош-Агач авылындагы имамнарны якларга килгән булган. "Новости Горного Алтая" сәхифәсе язуынча, Кош-Агачтагы ике имам - Сержан Сватов һәм Хәйдәрали Бугусынов Русиядә тыелган "Тәблиг" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләнгән булган, Вәлиуллин алар эше белән танышырга килгән.

Шушы имамнарның вәкилләре аны Барнаулда каршы алган, Кош-Агачка барганда алар намаз укырга дип Катунь елгасы буенда тукталган. Адвокат елгада су коенып алырга булган һәм шуннан соң инде аны күрүче булмаган. Lifenews басмасы язуынча, елга ярында аның киемнәре табылган.

Алтайның эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Вәлиуллинның мәетен Маймин районында суда һәм елга кырыйларында эзләү бара. Аның шәхси әйберләре туганнарына тапшырылачак.

Рөстәм Вәлиуллин милли һәм динара мәсьәләләр нигезендә эшләүче иң танылган адвокат. Заманында Чаллы татар иҗтимагый үзәге рәисе Рәфис Кашаповка карата җинаять эшендә аның яклаучысы булган иде. Әмма соңрак ул һәм тагын бер яклаучы - Светлана Сидоркина бу эштән читләштерелде. Чөнки тикшерүче аларга мәгълүматларны таратмау турында имза куярга тәкъдим иткән иде, әмма алар моннан баш тартты.

Ул чакта Вәлиуллин “Азатлык радиосына: “Үз эшен белгән яклаучыларны төрле сәбәпләр табып читләштерү хәзер Русиядә гадәткә керде”, дигән иде.

Шулай ук ул хокук саклаучылар тарафыннан эзәрлекләнүче Чита мөселманнары мәнфәгатьләрен яклап йөрде. Байкал буе хокук яклау үзәге Чита мөселманнарының шикаятьләре нигезендә тикшерү уздырып, аларның милиция бүлегендә дини һәм милли нигездә мыскыллануын, аларны физик һәм рухи “сындыру” өчен төрле алымнар кулланылуын әйтте. Инде бу өлкәдә шактый тәҗрибәсе булган Вәлиуллин әлеге эштә белгеч буларак катнашты.

Шулай ук Хизбут-Тәхрир оешмасына бәйле җинаять эшләрдә катнашты. Әлеге оешма Русия иминлегенә куркыныч тудырмый дип белдергән иде.

“Ул тыелган оешма диелә, хәтта югары мәхкәмә аны террор оешмасы дип әйтә, әмма чынлыкта террорлыкка аның бернинди катнашы юк. Һәм Русия дәүләт иминлегенә аннан куркыныч янамый. Аның идеологиясен алганда, ул - сәяси системаны үзгәртү яклы. Әмма ниндидер көч куллану юлы белән үзгәртүне күздә тотмый. Билгеле булганча, "Хизбут–Тәхрир" үзен партия дип атый. Һәм һәрбер партия үз алдына сәяси максатларны куя, мисал өчен – сайлауда катнашу. Шулай ук һәрбер фирка сәяси системаны үзгәртүне күздә тота, ә бу бит башкаларда җинаять дип саналмый”, диде Вәлиуллин.

Моннан ике елга якын элек ул Татарстанның Әлмәт шәһәрендә хокук саклаучылар тарафыннан тоткарланган иде. Ул бер мөселманны якларга тырышканда кулга алына. Вәлиуллиннан махсус милиция исемлегенә куела торган ун бармак эзен алмакчы булалар. Адвокат моннан баш тарта. Чөнки кануни нигездә бу тыелмый. Шуннан соң Вәлиуллин каты кыйнала, аңа янаулар була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG