Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Сүриягә каршы яңа чикләүләр кертә


Бүген Люксембургта узучы чит илләр Европа Шурасы утырышында Европа берлегенә кергән тышкы эшләр министрлары Сүриягә каршы чираттагы чикләүләр программын кабул итте.

Аерым алганда чикләүләр президент Бәшәр Әсад режимының министрлар кабинеты һәм кайбер ширкать вәкилләренә кагыла.

Чикләүләр аларның хисапларын туңдыруны һәм Европа берлеге илләренә керүне тыюны күздә тота. Яңа чаралар шулай ук эмбарго кертелгән әйберләрне иминиятләштерүне тыя.

Чикләүләр кертелгән министрлар һәм ширкәтләр исеме әйтелми.
XS
SM
MD
LG