Accessibility links

Кайнар хәбәр

Харьковтагы мәхкәмә Тимошенкого мәхкәмә-медицина тикшерүен уздыруны билгеләде


Харьковтагы мәхкәмә Украинаның элекке премьеры Юлия Тимошенконың сәламәтлегенә бәя бирүче һәм аның мәхкәмә утырышларында катнаша алуын белү өчен мәхкәмә-медицина тикшерүен уздыру карарын чыгарды.

Әлеге мөрәҗәгать белән мәхкәмәгә дәүләт гаепләүчесе чыккан иде. Тимошенконың адвокатлары моңа каршы торды. Киләсе мәхкәмә утырышы 10 июльгә билгеләнгән.

Җирле хастаханәләрнең берсендә дәваланган элекке премьерга икенче җинаять эше ачылган. Аны алдашуда гаеплиләр. Тимошенко 2011 елның октябрендә вәкәләтләреннән файдаланып үз мәнфәгатьләренә эшләүдә гаепләнеп җиде ел төрмәгә хөкем ителгән иде.
XS
SM
MD
LG