Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:39

Фаҗигале рәвештә һәлак булган дип саналган Рөстәм Вәлиуллин үзенең "Хокукый дәүләт өчен" проекты сәхифәсендә мөселманнарның радикальләшүе өчен Русия тәртип саклау оешмаларының эзәрлекләүләрен гаепләгән иде. Азатлык радиосы аның бу турыда lawfulstate.ru сәхифәсендәге язмасын тәкъдим итә (тәрҗемә).

Европаның әле урта гасырларда ук туплаган тәҗрибәсе дин әһелләренең тәэсире чикләнгән очракта җәмгыятьтә динара татулык, һуманизм артуын, фән һәм икътисадның үсүен күрсәтә.

Ислам кабул итәргә өнди торган вәгазьләр һәм чыгышлар өчен заманында телне кайнар тимер белән пешереп һәм тереләй яндырып җәзалый торган булганнар һәм бары тик 1906 елда гына, вөҗдан иреге кануннарының йомшаруы сәбәпле, андыйларны күндерү йортларына һәм ныгытмаларга яба башлаганнар. Шул ук вакытта динара дошманлык төрле дин вәкилләрен зур җинаятьләр кылуда гаепләп яла ягулар белән кыздырыла килгән.

Урыс патшалыгы һәм урыс империясе чорында башкача фикерләүчеләргә каршы көрәш канун белән ныгытылган булса, хәзер инде бу мөмкин түгел. Шуңа күрә тәртип саклау оешмаларының мөселманнарга каршы ялган дәлилләр, уйлап чыгарылган гаепләүләр кулланудан башка чарасы юк.

Тупаслык, җәзасызлык, шулай ук эзәрлекләүләрдә гаепләнүчеләрнең мөселманнарны эзәрлекләүне, дини китапларны тыюны ничек тә булса нигезләп азапланмавы, дәлилләрнең бер-беренә туры килүен кайгыртмавы - мөселманнарга үзләреннән үч алу баруын күрсәтә.

Тәртип саклау оешмаларының бу гамәлләре зыян китерә: нәфрәт уята, көрәш, кануннарны урап узу, әхлаксызлык, наданлык, мөселманнарның зур өлешендә ризасызлык чыгара, радикал җиһадчыларның, мөселманнарны бары тик дини карашлары өчен генә эзәрлеклиләр, ислам турында белем алу, ислам турында фикерләшү мөмкинлеген бетерергә тырышалар, шуңа күрә үзеңнең хаклыгыңны бары тик корал белән генә раслап була, даими курку һәм мыскыллау астында яшәүгә караганда үлем өстенрәк дигән сүзләрен куәтли.

Дөресен әйткәндә, мин тәнкыйтьли торган оешмаларда эшләүчеләрнең күпчелеге үзләре эшләргә мәҗбүр булган эшкә нәфрәт белән карый, әмма алар эшсез калудан курка һәм шуңа күрә кушканны эшләргә мәҗбүр. “Хокукый дәүләт өчен” проекты мөселманнарның хокукларын бозуларны фаш итү, вазгыятьне яхшыртуга конкрет тәкъдимнәр булдыру өчен оештырылды. Канун бозучылар моның ачык итеп күрсәтелүеннән курка, чөнки алар хәзерге канунсызлыкның озак дәвам итәчәгенә ышанмый, алар үз гамәлләренең башкаларга ачылуыннан һәм җавап тотудан курка.

Ахыр чиктә нәкъ менә шул репрессияләр кайбер мөселманнар арасында экстремистик карашлар таралуга сәбәп булды. Күп еллар буе дәвам иткән эзәрлекләүләр теләсә-кайсы социаль яки дини төркемдә шундый ук нәтиҗәләргә китерер иде – аларның аерым бер вәкилләре, төрле сәбәпләр аркасында, аерым алганда, үз-үзләрен ныграк хөрмәт иткәнгә күрә көч белән каршы тору котылгысыз дигән нәтиҗәгә килә ала. Чөнки исламны өйрәнүне чикләү максатында көч кулланулар аны яшерен рәвештә, фатирларда өйрәнүгә китерәчәк (һәм инде китерде дә), бу исә яшерен рәвештә алынган мәгълүматларны җиңел генә кире кага яки раслый алучы белемле мөселманнар контроленнән дә, полиция контроленнән дә читтә, мөселманнарны эзәрлекләү турында чын фактлар белән ныгытылган, бозып күрсәтелгән, кешегә карата нәфрәт уятучы мәгълүмат алуга китерә.

Рөстәм Вәлиуллин
хокук яклаучы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG