Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Прагада татар-башкорт романслары яңгырады


Флорида Иркина (с) һәм Динә Хөсәенова

Флорида Иркина (с) һәм Динә Хөсәенова

Чехия башкаласында халыкара конкурслар лауреатлары Уфадан Флорида Иркина һәм Динә Хөсәенова чыгыш ясады. Алар опералардан арияләр белән беррәттән, татар-башкорт композиторларының әсәрләрен дә башкарды. Флорида да, Динә дә милли романсларның киләчәге бар дип әйтә.

Флорида – Башкорт дәүләт филармониясе солисты, халыкара җыр бәйгеләре лауреаты. Ә Динә Уфа сәнгать академиясендә дүртенче курста укый. Шулай ук төрле бәйгеләрдә бүләкләр алган ул. Узган ел декабрь уртасында Русиянең Тверь шәһәрендә Иванов исемендәге халыкара җыр бәйгесендә Флорида да, Динә дә лауреат исеменә лаек була. БДБ илләреннән һәм Русиянең барлык төбәкләреннән барлыгы 200ләп җырчы бу чарада катнашырга теләк белдергән, бары тик 42се генә бәйге сәхнәсенә үтә алган. Прага халыкара консерваториясе профессоры Таһирә Минаҗетдинова Тверьдә жюри төркемендә була һәм лауреатларны Чехия башкаласына махсус концертка чакыра.

Динә (с) һәм Флорида Азатлык радиосында

Динә (с) һәм Флорида Азатлык радиосында

Кызлар 21 июнь көнне булган җыр кичәсендә дөньякүләм билгеле опералардан арияләр белән беррәттән, татар-башкорт романсларын да башкарды. Аларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. “Романс – ул кечкенә опера. Бик кыска гына вакыт эчендә бик күп әйберне әйтеп бирергә, тулы бер тарихны ачып салырга кирәк. Бу җыр сәнгатенең бик катлаулы төре”, дип әйтә Хөсәенова.

Флорида да, Динәнең сүзләрен куәтләп, минут ярымлык романсларда, кайдадыр аһәңнәрне көчәйтеп, кай төшендәдер киметеп, билгеле бер урында туктап калып һәм аны шигъри юлның соңгы сүзендә дәвам итеп, әсәрне башкарганда төрле-төрле тавыш бизәкләренә төреп тулы бер тарихны ачып салу җитди әзерлек һәм шул ук вакытта җыр сәнгатенең бу төрен бик ярату кирәклеген әйтә.

“Мисал өчен, Рөстәм Яхинның “Китмә, сандугач”ын гына алыйк. Бер караганда гади генә җыр кебек. Әмма ул асылда бик драматик әсәр. Мин аны нәкъ шулай кабул итәм. Бәлки, һәркем үзенчә, кемдер бик якты, кемдер бик тирән кабул итәдер. Минем өчен бу җитди әсәр. Бу романсны җырлаганда күңелемдә нәрсәләрдер кубарыла. Күңелем туган җиремне айкап уза. Нәрсәгедер үкенү хисләре биләп ала. Бу әсәр үзенең вакыты белән озынрак. Анда сандугач җырлавы да, дусларга мөрәҗәгать тә бар. Мин аны туган илемә мөрәҗәгать буларак кабул итәм”, ди Иркина.

Флорида Прагада Мансур Мозаффаровның “Сайра, сандугач”, Александр Ключаревның “Иртәнге җыр” һәм Рөстәм Яхинның “Китмә, сандугач” әсәрләрен башкарды. “Китмә, сандугач”ны башкортча җырлады ул.


“Башкортстанда үз композиторларыбыз булуга карамастан, бездә Рөстәм Яхинны бик яраталар. Мин үзем дә аның әсәрләренә таң калам. Аларны башкарган вакытта күңел тетрәнә. Нигә башкортча җырлавыма килгәндә, күпләр нәкъ башкортча җырлауны үтенә. Миңа калса, татарча җырлауга караганда, вокал яктан башкортча башкару уңайлырак та. Чөнки ачык авазлар күбрәк. Ә төп сәбәбе – барыбер күпләр сораганга мин аны башкортча җырлыйм”, ди Иркина.

Динә татар һәм башкорт композиторларының лирик, мәхәббәт темасына язылган романсларын җырларга ярата. “Мондый лириканы башка бер телдә дә бәян итеп булмый”, ди ул. Прагада ул Заһир Исмәгыйлевнең “Яз һәм гөлләр”, Рөстәм Яхинның “Синең өчен” романсларын башкарды.


Динә романсларның, классик композиторлар әсәрләренең беркайчан да халык күңеленнән китмәячәген әйтә. Элек тә ишетеп рухланганнар, хәзер дә бик яратып тыңлыйлар, ди ул.

“Хәтта рус тамашачысы гына булса да, алар безнең милли көйләребезне бик теләп тыңлый. Ул бит илаһи көйләр һәм алар нинди генә милләттән булмасын, берәүне дә битараф итми. Хәзер аларга сорау зур. Чит илләрдә чыгыш ясаганда, татар-башкорт композиторлары әсәрләрен башкарсаң, мисал өчен, мин Зальцбургта җырладым, ул алар өчен күп бизәкле ниндидер өр-яңа әйбер булды. Алар: “Сез нәрсә турында җырладыгыз? Тагын җырлагыз әле! Бу әсәрдән кала башка тагын берәр әйберегез бармы?” дип сорыйлар”, ди Хөсәенова. Әгәр тамашачыны “афәрин” дип кычкыртасың килсә, милли әсәрләр белән концертны тәмамлау кирәк, дип тә өсти ул.

Ә бүген татар-башкорт сәнгате романсларга кытлык кичермиме? Яңаларын иҗат итүчеләр бармы соң дигән сорау да туа. Иркина яшь композиторлар арасыннан Башкортстаннан Айдар Хәмзиннең әсәрләрен үз итүен әйтә. Гомумән алганда яшьләр арасында да романслар язучы талантлы яшьләр бар, кытлык юк, ди кызлар.

“Ярты елга бер тапкыр Уфа филармониясендә үземнең концертымны куям. Чираттагы концертым 2 октябрьдә булачак. Анда төрле әсәрләр башкарачакмын. Прагадагы концерттан соң татар һәм башкорт җырларын күбрәк башкарырга кирәклеген аңладым. Минем тавышка туры килгән җырларны эзләргә, табарга һәм аларны өйрәнергә кирәк, алар бар. Элекке концертым филармониянең кече залында 3 апрельдә булды. Беркем дә килмәс дип бик борчылдым, чөнки игъланнарга классик әсәрләр башкарылачак дип язылды. Аның исеме “Узып баручы дәвер җәүһәрләре” дип аталды. Халык залны тутырып килде”, ди Иркина.

Кызлар классик әсәрләрне, татар һәм башкорт халкының җырларын пропогандаларга интернетта бер ел элек булдырылган “Башкорстанның мәдәни дөньясы” порталы һәм телевидениедә “Башкортстан мәдәнияте” тапшыруларының зур ярдәм итүен дә әйтә.

XS
SM
MD
LG