Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:05

Быел Төмән өлкәсе Сабантуйларга бай булды. Аның беренчесе Индрәй авылында үтте, башкалары өлкәнең татарлар күпләп яшәгән төрле төбәкләрендә халкыбызны рәхәтләндереп ял иттерде, җыр-моңга куандырды.


Сабантуйлар чорын өлкәдә генә түгел, бәлки дөньяда беренче булып Төмән районының Индрәй авылы башлап җибәрә булыр. Монда кырлар юк, авыл янында зур күл җәйрәп ята. Шуңа да халык балыкчылык белән көн күрә. Икенче Ватан сугышы елларында да алар бөтен Советлар берлеген туйдыруда зур өлеш керткәннәр.

Элегрәк йомырка буяу, өйдән-өйгә йөреп йомырка җыю белән истәлекле булган 1 май көне соңрак Сабантуй көненә әверелә. Сабантуйны халкыбыз игеннәр чәчелгәч, бераз ял итү максатыннан үткәрсә, монда балыкчылыкның кышкы чоры тәмамлангач оештырыла. Аннары җәйге эшләр башлана. Бәйрәмдә авылның иң өлкән һәм иң яшь кешесенә, бер ел эчендә спортта, укуда, сәнгатьтә, хезмәттә уңышларга ирешүчеләргә мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырыла. Милли уеннар матур концерт програмы белән үрелеп алып барыла.

Соңрак район хакимияте, татар милли-мәдәни мохтарияте барлык татар авыллары хакимиятләре белән бергәләшеп, район Сабантуен уздыра. Быел ул 16 июньдә Акъяр авылы янындагы матур аланлыкта үтте. Районда зур уңышларга ирешкән Червишево совхозы механизаторы Ренат Вәлиев Сабантуй флагын күтәрү хокукын яулады. Гадәттәгечә, өлкәбез хакимияте вәкилләре, депутатлар татар халкын гүзәл бәйрәмнәре белән котларга килгәннәр.

Татар авыллары һәркайсы үз кунакчыл “йорт”ын тәкъдим итте, милли йолаларыбызны күрсәтте, иң сәләтле үзешчәннәре чыгышлары белән шатландырды. Араларында шыкчалылар аерылып торды. Алар “Күк корбанлык” йоласын барлык кешегә дә ишетелерлек итеп аңлатып, төшендереп бирделәр.

Чыгышлар безне балыкчылык, сөлге чигү, йон эрләү һөнәрләре белән таныштырды, халкыбыз җыр-биюгә дә оста, табышмакларга җавапны да тиз генә табалар икән.

Ә “йорт”лар арасында ямбайлыларныкы бай, милли аш-суга мул иде. Барлык спорт бәйгеләрен дә исәпкә алганнан соң, быелгы Сабантуйда татарларның күп өлешен 60нчы елларда бу якларга Татарстаннан эшкә килүчеләр тәшкил иткән Боровский хакимияте җиңү яулады.

Уеннарның иң абруйлысы - ат чабышында елдан-ел атлар саны кими, әле дә ярый нәселле атлар үрчетү белән шөгыльләнә торган шыкчалылар бар. Быел да Әнвәр Касыймов һәм Нуретдин Шәриповның атлары призлы урыннарны алдылар. Бер җирдә көрәш кызганда, икенче якта озын һәм авыш баганага менделәр, салам тутырылган капчык белән сугыштылар, гер күтәрделәр, кулларның көчен сынадылар, аркан тартыштылар, көянтә-чиләк белән, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерделәр.

Ләкин сабыйлар өчен уеннар түләүле булды. Эшмәкәрләр моннан файдаланып, бәяне арттырып та җибәрделәр. Батутта йөрүнең генә ун минуты 100 сум иде.

Районның гына түгел, өлкәнең сәнгать осталары кичке алтыга кадәр моң сөючеләрне сәхнәгә каратып тоттылар. Сабантуй барышында гер күтәрү, көрәш, ат чабышы, армрестлинг бәйгеләрендә җиңүчеләр сертификатлар белән бүләкләнде.

Шул көнне үк киндерлеләр авыл Сабантуен бәйрәм иттеләр. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң югары үсешләргә ирешүче оешмалары белән данлыклы Киндерле халкы моңа чын-чынлап лаек иде.

24 июньнең кояшлы иртәсе өлкә халкын Түбән Тәүдегә - милләттәшебез Зөфәр Әхтәриев җитәкчелек иткән район үзәгенә өлкә Сабантуена чакыра иде. Татарстан кунаклары – минзәләләр кичтән үк килгән, “Себер татарларына минзәләләрдән сәлам” дип язылган чатырларын да әзерләп куйганнар. Сәүдә рәтендә Казан тәм-томнары сатыла. “Бигрәк тә тәмле инде чәк-чәгегез, кош телләре авызда эреп кенә китә, менә улыма казылык алыйм әле”, дип мактый иде бер апа аларның тауарларын.

Түбән Тәүденең стадион тирәсен монда да татарлар күп яшәгән Төмән, Тубыл, Яркәү, Вагай, Аромашево, Заводоуковски, Түбән Тәүде районнары чатырлары уратып алган. Аларда көнкүрешебез, аш-суның төрлесе белән танышырга мөмкин. Читән эчендә кечкенә сулыкта агач үрдәкләр, балыклар йөзеп йөри, агач арасына урман җәнлекләре карачкылары куелган. Бер чатыр алдында кул эшләре белән сату итәләр. Һәр милли “йорт” эчендә борынгы чиккән сөлгеләр, бишек һәм башка музей экспонатлары урнаштырылган.

Мәйдандагы ике сәхнәдә өлкә һәм Татарстан артистлары чыгышлары яңгырап торды. Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре төрле милли уеннар оештырдылар. “Хәзер эшмәкәрләр дә тик ятмый, анда балык тоту, турникта эленеп тору, шар шартлату кебек бәйгеләрдә катнашырга була”, дип сөйләп алды Гөлзифа Бакирова сулы көянтә-чиләк белән узышу ярышына чират көткәндә.

“Быелгы Сабантуйның үзенчәлеге шунда, - диде оештыручыларның берсе - өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров, - ул спиртлы эчемлекләрсез үтәчәк. Өлкә, район җитәкчеләре һәр район чатырын карап, халкыбыз йолаларыннан күренешне өйрәнеп, милли ашлардан авыз итә алачак. Аннан соң быел җитәкчеләрне уеннарда катнаштырачакбыз. Ат чабышына да, көрәшкә дә профессионал спортчылар кертелмәде. Бу бит халык бәйрәме, халык күңел ачсын”.

Акъярдагы район Сабантуенда хөрмәтле кунакларның “йорт”тан “йорт”ка кереп, бөтен кеше алдында чәркәләр күтәреп тостлар әйтешүләре күпләргә ошамаган иде. Бу мәсьәләгә аңлатма бирүләрен үтенеп Конгресс сайтына да яздылар хәтта. Тәнкыйтьнең тиз генә төзәтелүе яхшы, әлбәттә.

Киләсе атнага Заводуковски районындагы бер генә татар авылына – Югары Егәнлегә күрше регионнардан да яшьләр авыл Сабантуена җыелачаклар, тубыллылар үз мәйданнарында күңел ачачак. Ә июль аеның соңгы якшәмбесендә - шәһәр көнендә төмәннәр милли бәйрәмебез чорын тәмамлап куячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG