Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:16

Татарстанда ПАРНАС фиркасе бүлеген оештыралар


Казанда либераль “Русиянең республика партиясе - Халык иреге фиркасе” бүлегенең (РПР-ПАРНАС) оештыру җыены узды. Аны эшмәкәр Марсель Шәмсетдинов җитәкли.

Шәмсетдинов сүзләренчә, “Правое дело” “Бердәм Русия”гә таба йөз тоткач ПАРНАС Русиядә бердәнбер либераль һәм демократик фирка булып калды.

Хәзерге вакытта Татарстан бүлегенә 17 кеше кергән. Бу нигездә Шәмсетдинов артыннан “Правое дело”дан киткән активистлар.

XS
SM
MD
LG