Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Евразия форумы үтәчәк


Казанда 5-8 июль көннәрендә беренче тапкыр Евразия форумы узачак. Татарстанга Русия төбәкләре, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларус, Молдова, Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Монголия, Кытай, Индонезия, Һиндстан, Япония, Малайзия һәм Евразиянең башка илләре шәһәре җитәкчеләре, шулай ук БМО, ЮНЕСКО һәм тагын берничә халыкара оешма вәкилләре киләчәк.

Булачак форум – “Мирас һәм инновацияләр” дип атала. Анда Казан һәм башка шәһәрләр мисалында мирасны саклау, туристларны җәлеп итү, халыкара танылу алу, халык тормышын яхшырту өчен яңа технологияләрне куллану нечкәлекләрен өйрәнү күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG