Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан студентлары гарәп телен өйрәнер өчен Мәгърибкә китә


Марокконың тарихи Фәс шәһәре
Марокконың тарихи Фәс шәһәре

КФУ каршында эшләп килүче “Әл Хадара” гарәп телен өйрәнү үзәгендә белем алган студентлар бүген Мәгърибкә юл тота. Моңа кадәр белем эстәү өчен алар Сүриягә бара иде, әлегә анда юллар ябык.

Гарәп телен өйрәнүче студентлар ел саен тел практикасын үтәр өчен нинди дә булса гарәп иленә бара. Моңа кадәр телне үзләштерер өчен Казан студентлары Мисыр, Сүрияне үз итте. Быел маршрут үзгәрде – өч ай дәвамында 56 кеше Марокконың Тетуан шәһәрендә Әбделмәлик Ас-Саади исемендәге университетта гарәп телен чарлаячак.

Бу эшнең башында торучы, озак еллар дәвамында Казанда яшәүче, гарәп теле белгече, остаз Мөхәммәд Әл-Аммари “Казан Русиянең гарәп илләре белән мөнәсәбәтләрне җайлар өчен югары дәрәҗәдәге белгечләрне әзерли ала” дип саный.

Остаз, быел студентларның нәкъ Мәгърибкә укырга баруы нәрсә белән бәйле?

– Һәр елны Казанда берәр гарәп илнең көннәре була. Моңа кадәр Күвәйт, Сүрия, Мисыр, Лүбнән (Ливан), Йәмән кебек илләрнең зур бәйрәмнәрен уздырдык, бу инде гадәткә кергән чара. Аның башында “Әл-Хадара” тора. Студентларга бу илләр белән якыннан танышырга мөмкинлек булсын өчен шул илләрнең кунаклары килә, зурлап тел олимпиадалары уза, күргәзмәләр оештырыла. Быелның язында Казанда зурлап Мәгъриб көннәре узды. Аның югары дәрәҗәдә үтүенең билгесе – ул Марокконың Русиядәге илчесе Әбделкадыйр Ләшәхебның Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы.

Мөхәммәд Әл-Аммари
Мөхәммәд Әл-Аммари
Очрашу уңышлы булды, ике яклы берничә килешүгә кул куелды. Аның берсе туризм тармагын үстерүгә бәйле иде. Мәсәлән, туры Казаннан Мәгъриб шәһәрләренә оча торган очкыч маршрутлары ачылачак. Икенче килешү ул мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге багланышларны ныгытуга бәйле булды. Шушы килешү нигезендә безнең студентлар быел җәйге практикаларын бу илнең Тетуан шәһәрендә үтәчәк. Көчле университетта белем эстәячәк, андагы профессионал педагоглар укытачак.

Студентларны укытып кына бәйдә тотып булмый, алар өчен тарихи Фәс, Касабланка, Марракеш кебек шәһәрләргә сәфәрләр дә оештырылачак.

Гарәп телен камилләштерер өчен 56 студент бара. Биредә уку 17 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шунысын әйтергә кирәк, Русиядә бары тик Татарстан гына үз студентларына җәй айларында тел практикасын оештыра. Петербур, Мәскәүдә дә гарәп теле белгечләрен әзерлиләр, ләкин гарәп илләренә алып бару юк. Ә телне үзләштерер өчен мохит кирәк, шуңа күрә ел саен безгә башка шәһәрләрдә белем алган студентлар да кушыла.

Гарәп илләрендә киеренке вазгыять. Мисырда да чуалышлар, моңа кадәр Казан студентлары укырга йөргән Сүриядә дә инкыйлаб. Биредә дә чуалышлар башланыр дигән куркыныч юкмы?

– Сүрия – яшәп уку өчен иң кулай илләрнең берсе иде. Икътисадлары тотрыклы дәүләтләрнең берсе иде ул. Кызганычка каршы, андагы бүген килеп туган вазгыять аркасында студентларны анда алып бару мөмкин түгел.

Ә Мәгърибкә килгәндә анда тыныч, ул – Европага якын, туристик тармагы нык үскән, цивилизацияле ил. Борчылырлык урын юк дип саныйм. Аннары хәзер Мисырда да куркыныч түгел, барысы да үз урынына кайта.

Русия гарәп илләре белән тыгыз элемтә булдырырга тырыша, аңа да ышанычлы союздашлар кирәк. Элек гарәп илләре белән элемтәне булдырыр, ныгытыр өчен Русия эшкә татарларны җиккән. Кәрим Хәкимов исеме генә ни тора. Бүген татарлар дипломатиясен кирәксенмиләр шикелле?

– Кирәксенәләр, бу өлкәдә татарлардан остарак эш алып баручы юк. Гарәп илләрендә бүген дә вәкиллекләрдә татарлар эшли. Урыслар белән чагыштырганда татарларга гарәпләрнең гореф-гадәтләре яхшы таныш, аңлаешлы. Дин бер булгач, тормышка караш бер төрлерәк, телдә, мәдәнияттә уртаклыклар күп. Урыс милләтеннән булганнарга диннең нечкәлекләренә төшенер өчен ярты гомер кирәк, ә татарның бу канга сеңгән, шуңа күрә гарәпләр белән аларга уртак тел табу җиңелрәк. Бүген дә гарәп илләрендәге Русиянең илчелекләрендә шактый татарлар эшли. Югары вазифаларда булучылар юк диярлек, ләкин вәкилләрнең киңәшчеләре, урынбасарлары, гадәттә, татарлар.

Гарәп илләрендә Татарстанны яхшы беләләр. Казан аша гарәп илләренә юл ачылганын Русия җитәкчелеге дә аңлый. Татарстан моны аңлап, актив эш итәргә тиеш һәм гарәп телле дипломатларны әзерләүгә көч куйсын иде. Әгәр дә Казан югары дәрәҗәдәге гарәп теле белгечләрен әзерләсә, Татарстан белән көч сынашырлык башка төбәк булмаячак.
XS
SM
MD
LG