Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә Себер һәм Урал татар яшьләре форумы узачак


27 июньнән 1 июльгә кадәр Төмән өлкәсендә Себер һәм Урал татар яшьләре форумы уздырылачак. Анда Төмән, Иркутски, Кемерово, Омски, Томски, Новосибирски, Екатеринбур, Чиләбе, шулай ук Русиянең башка төбәкләреннән дә татар яшьләре катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга, исламга багышланган сөйләшүләр, татар яшьләре оешмалары эшчәнлегендәге проблемнарга кагылышлы «түгәрәк өстәл»ләр, мәдәни-күңел ачу кичәләре булачак. Шулай ук татар халык ашларын пешерү, биюгә өйрәтү мастер-класлары каралган.

30 июнь көнне яшьләр Сабан туена җыелачак.
XS
SM
MD
LG