Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:43

“Алгарыш” програмы нигезендә чит илләрдәге һәм Русиянең абруйлы югары уку йортларына барып укыганнарның бер өлеше Татарстанга кайтуны кирәк санамады. Укырга җибәргәндә дә програм шартлары бозылган. Укып кайтучыларның республикага файда китерү-китермәве дә контрольдә булмаган.

Лилия Исхакова хәзерге вакытта Германиянең Берлин шәһәрендәге Һумбольд университетында белем ала. Бу уку йортына үз теләге белән, үзе сынаулар биреп кергән ул. “Үз акчама укыйм дип әйтергә була”, ди Лилия. Аңа кадәр Исхакова Европа Берлеге програмы нигезендә Төркия һәм Германиядә белем алган.

“Европа Берлеге төрле илләрдәге талантлы яшьләрне укыту өчен акча бүлеп бирә. Мин шул програмга эләгү өчен гариза яздым һәм имтиханнар бирдем. Анда өч университет сайларга мөмкинлек бирелә. Шул өч университетны сайлап документларымны җибәрдем. Университет сине ошаткан очракта укырга ала һәм бу хакта Европа Берлегенә хәбәр итә. Европа Берлеге сине талантлы дип тапса, акча бүлә”, ди Исхакова.

Лилия Исхакова

Лилия Исхакова

Европа Берлеге бу програм белән укуларын бетергәннәргә билгеле бер шартлар куймый. Тәмамлаучылар дөньяның теләсә кайсы иленә эшкә урнаша ала, тели икән, ватанына кайта. Програмның максаты – кешелеккә гыйлемле белгечләр әзерләү. Куелган шарт бер генә – син яхшы укырга һәм аны тәмамларга тиешсең. Исхакова җәй көне Казанга кайткач белем бирә һәм бу програмның булуы турында яшьләргә тәфсилләп сөйләргә җыена.

Исхакованың Татарстандагы “Алгарыш” прорамы турында артык сүз куертып торасы килми, чөнки күңелсезлекләр килеп чыккан булган. 2007 елда ул күп тапкыр мөрәҗәгатьләрдән соң Кушма Штатларга укырга бару хокукын яулый. Иртәгә юлга кузгалам дигәндә генә белем алу вакытының нәкъ яртыга кыскартылуы турында хәбәр ала.

“Мин акчаны кем кискәнен белмим. Билетлар алынган, бөтен әйбер әзер иде. Юлга җыенган кичне мине укытачак Кушма Штатлардагы университеттан хат килде. Алар: “Без сезне бик теләп каршы алачакбыз, безгә бер семестрга рәхим итегез”, дигәннәр. Бу уку ике семестрлык, ягъни бер еллык булырга тиеш иде. Мин ярты еллык акчаның киселгәнлеген бары тик Кушма Штатлардагы университет аша гына белдем”, ди Исхакова.

Нигә болай килеп чыкканын ачыклау өчен ул Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итеп карый. Җавап бик кыска була: “Менә шулай килеп чыкты инде”, дип кенә әйтәләр аңа.

Татарстан хисап пулаты “Алгарыш”та күп җитешсезлекләр тапты

“Алгарыш” 2006 елда эшли башлый. Югары уку йортларында укучыларга, аспирантларга, белгечләргә һәм шулай ук төрле ширкәт җитәкчеләренә чит илләрдәге, Русиянең абруйлы югары уку йортларында белем алып кайту мөмкинлеге бирә ул. Иң төп шарт – белем алып кайтканнан соң белгеч өч ел Татарстанда эшләргә тиеш. Татарстан алты ел эчендә “Алгарыш” өчен 630 миллион сум акча тоткан. Барлыгы 800дән артык кеше төрле җирләргә укырга киткән.

Хисап пулаты тикшерүе Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының 2008 елдан алып 2011 елга кадәр бу програм белән укырга киткәннәрнең нишләп йөрүләре, укуларын бетереп кайда эшләүләре белән кызыксынып та карамаганнарын ачыклаган. Тикшерү төгәлләнгәндә 311 укучының укыган өчен бөтенләй хисап биреп тормавы билгеле булган. Хәйран гына кешенең чит илләрдә калганлыгы да ачыкланган. Эшләр шул дәрәҗәгә барып җитә ки, укырга киткәннәрне эчке эшләр министрлыгы һәм миграция хезмәте аша эзли башлыйлар. Бу оешмалар да кушылгач күпләр табыла, әмма барыбер әлегә кадәр 109 кешенең бүген кайда көн күрүе билгеле түгел.

Татарстан президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе бу мәсьәләгә багышланган киңәшмә дә үткәрде. Идарә җитәкчесенең урынбасары Алексей Панкратов Азатлык радиосына Хисап пулатының тагын бик күп җитешсезлекләрне фаш итүен әйтте. Аның сүзләренчә, бер тапкыр барып укып кайтканнар тагын укырга киткән. Бер баруында берәү микробологияне өйрәнгән булса, икенче баруында ул тел белемен үзләштергән. “Бу ике юнәлешне берничек тә бер өлкәдә кулланып булмый бит”, дип әйтә Панкратов. Програмда билгеле бер яшькә кадәр кешеләрне генә укырга җибәрү каралса да, пенсия яшенә җиткәннәр дә бу акчаларга чит илләргә укырга барып кайткан.

Исраф акчалар кире кайтарылырмы?

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу проект өчен җаваплы түрәләрне эштән алырга дип әйтте. Алга таба “Алгарыш” өчен укырга җибәргәндә сайлап алуны һәм бу програм үтәлешен тикшерүне катылату таләбе дә куйды.

Татарстан халкы салымнарыннан хөкүмәт казнасына җыелган хәйран гына акчалар әлеге “Алгарыш” програмы аша исраф ителгән булып чыга. Укып та Татарстанга эшкә кайтмаган, кайтып та үз белгечлеге белән эшләмәгәннәргә бирелгән акчаларны кире кайтарып буламы? “Мәхкәмә аша гына хәл ителергә мөмкин”, дип әйтте Панкратов.

Аның сүзләренчә, “Алгарыш” програмы бер мәгариф министрлыгы өстендә генә булмаган. Финанс министрлыгы елына кимендә 100 миллион сум акча бүлеп бирүне җайларга, республиканың инвестиция үсеш агентлыгы укып кайтучыларның белеме туры килгән очракта бизнес инкубаторларына җәлеп итәргә, хезмәт министрлыгы Татарстанга кирәк белгечләр исемлеген тәкъдим итәргә, икътисад министрлыгы бу програмның эффективлыгын контрольдә тотарга тиеш булган.

Солтан Хәсәновның Кушма Штатларда укыган вакытлары

Солтан Хәсәновның Кушма Штатларда укыган вакытлары

Укып Татарстанга кайтучыларның кайберләре үз белгечлекләре буенча түгел,ә башка төшемлерәк урынга урнашуны хуп күргән. Аларның берсе – Солтан Хәсәнов. Ул 2006 елда икенче төркем белән Кушма Штатларга китә. Ике айлык инглиз телен камилләштерү курслары үткәч, Бозман шәһәрендәге Монтана штаты университетында авыл хуҗалыгы инженеры белгечлеге ала. “Андый белемне Русиядә беркайчан да ала алмас идем”, дип әйтә ул. Солтан бүген үз белгечлеге буенча түгел, ә Европадан төзелеш техникасы кайтару ширкәтендә эшли. Бу эштә дә Кушма Штатларда алган белемнең нык ярдәм итүен әйтә. “Алгарыш” килешүендә Татарстанда гына эшләргә тиешлеге, ә конкерт нинди тармакта икәнлеге күрсәтелмәгән иде”, ди ул.

Хәсәнов сүзләренчә, чит илдән кайтмый калучылар да булган. “Минем белән аралашканнар анда яшәү ошый дип әйтә иде. Алар укуларын анда тәмамларга һәм яшәргә калырга теләде”, ди Хәсәнов.

Укып кайтканнарга бернинди шартлар да тудырылмаган

Лилия Исхакова “Алгарыш”ны ярты-йорты гына эшләнгән програм дип атый. Шуның аркасында күпләр эш эзләп югалып та беткән.

“Белгечләр әзерләнә, ә алар белән алга таба эшләү ысуллары булдырылмаган. Без кайтканда бернинди шартлар тудырылмаган иде. Күпләр кая барып бәрелим икән дип йөреп күп вакытлар узганнан соң, хәзер Татарстан нәрсәдер эшләп маташа. Бу – Татарстанның проблемы. Андагы акча һәм ресурслар белән әллә нәрсәләр майтарып бетерергә була иде. Анда бу эшне белмәгән кешеләр утыра. Башка җәмгыятьне, башкача яшәүне һәм үзең теләгәнчә тормыш алып баруны күргәннән соң үзеңне ниндидер кысалар эченә кыстырып яшәү дә бер проблем булып тора. Моңа Татарстан әзер булырга тиеш һәм шартларны яхшыртырга тиеш. Минемчә, бу белгечләргә ниндидер ташламалар бирү ягын да карау кирәк. Бу “Алгарыш” програмын тормышка ашыру өстендә акыллы кешеләр утырырга тиеш”, ди Исхакова.

Аның дуслары арасында да чит илләрдә калучылар бар. “Алар: “Без монда вакытлыча, әзрәк акча туплыйбыз да кайтып үз эшебезне ачабыз”, дип әйтәләр”, ди ул. Күпләр исә Мәскәүгә кайтып эшләүне хуп күргән. "Татарстан белән чагыштырганда Русия башкаласында мөмкинлекләр зуррак", дип әйткән алар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG