Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

ДСОга кушылу авыл хуҗалыгына файдагамы, зыянгамы?


Түгәрәк өстәлдә катнашучы Татарстан авыл хуҗалыгы түрәләре һәм фирка әгъзалары

Түгәрәк өстәлдә катнашучы Татарстан авыл хуҗалыгы түрәләре һәм фирка әгъзалары

26 июнь көнне Татарстан парламентында Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) кушылуы турында түгәрәк өстәл сөйләшүе узды.

Русиянең быел Дөнья сәүдә оешмасына кушылуы көтелә. Хакимият моның Русия өчен файдалы булачагын белдерсә дә, белгечләр һәм оппозиция фиркаләре бу әгъзалыкка каршы чыга. Татарстан парламентында узган түгәрәк өстәл сөйләшүендә дә шундый ук хәл күзәтелде.

“Беренче карашка Дөнья сәүдә оешмасына кушылу бик яхшы булачак кебек күренсә дә, моның тискәре яклары барыбер үзен 2-3 елда сиздерәчәк. Барыннан да элек Русиянең һәм шул исәптән Татарстанның да авыл хуҗалыгы моннан зыян күрәчәк. Русия хакимияте бу гамәле белән үзенең авыл хуҗалыгына инфаркт ясарга җыена”, дип белдерде утырышны ачып җибәргән Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов.

Аның сүзләренчә, Русия ДСОга кергәннән соң шунда ук чит илдән киләчәк ит бәяләре арзанаячак һәм алга таба ДСОның көчле икътисадлы илләре Русия авыл хуҗалыгын бөлгенлеккә төшергәч, ит һәм гомумән башка азык-төлек бәяләре яңадан артачак һәм бу Русияне чит илләргә бәйле хәлгә китерәчәк.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар.

“Инде хәзер үк Русиянең үзенә кирәкле азык-төлекнең 50%ын чит илдән сатып алуын истә тотканда, алга таба Русиядә азык-төлек җитештерү бөтенләй булмаячак. Чөнки азык-төлек бәяләрен ДСОның көчле икътисадлы илләре үз контрольләренә алачак,” дип белдерде ул.

Хафиз Миргалимов Русиянен ДСОга керүенә коммунистлар партиясенең тулысынча каршы булуын төрле саннар белән исбатларга тырышса да, Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу фикер белән килешмәде.

“Дөрес, Русия Дөнья сәүдә оешмасына кергәч бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагында безне җитди сынаулар көтә, әмма хәзер артка борылыш юк. Килешүгә кул куелган. Аны раслыйсы гына калды. Ләкин бу оешмага кушылу ашыгыч булды дигән фикер белән килешмәс идем. Киресенчә 15 елдан артык вакытны без бу килешүне имзаламыйча югалттык кына”, дип белдерде министр.

“Дөнья сәүдә оешмасына кушылу Русия өчен нәтиҗәле идарә итү системын барлыкка китерәчәк”, дип тә өстәде ул.

Марат Әхмәтов

Марат Әхмәтов

ДСОга кушылуның Русия өчен коммунистлар фаразлаган нинди куркыныч алып киләчәге турында сорагач, Марат Әхмәтов артык хәвефләнергә урын булмавын әйтте.

“Татарстанда теләсә нинди базар шартларында үз көндәшләренә каршы торырлык ширкәтләр бар. Тавык, дуңгыз ите җитештерүдә безгә куркыныч янамый”, дип бәян итте ул.

Әмма Татарстанга Русиянең бу оешмага керүе белән нинди файда килергә мөмкин дигән сорауга анык кына җавап бирмәде.

“Кем ни генә димәсен, безгә ДСОга керү зарур. Дөнья икътисады бер кысада, уртак кануннар белән эшләргә һәм яшәргә тиеш. Русиянең бу гамәлен ниндидер бер трагедия итеп кабул итергә кирәкми”, диде министр.

Хафиз Миргалимов Русиянең ДСОга кушылуын ашыгып кабул ителгән карар дип белдерде.

“Русия бу оешмага кушылып анда әгъза булган көчле ил икътисадлары белән ярышырлык дәрәҗәдә түгел. АКШ, Канада, Франция кебек илләрдә дәүләт авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 гектарга исәпләгәндә 750 доллар ярдәм күрсәтсә, Русиядә бу күрсәткеч 35-40 доллар гына. Бездә көндәшлек бик түбән. Әгәр читтән арзан тауарлар кереп тула икән, Русиядәге тауарлар сатылмаячак, сатылмагач җитештерү булмаячак һәм эшсезлек чәчәк атачак. Күп кенә оешмаларыбыз бөлгенлеккә төшәчәк”, дип белдерде ул.

Ләкин Русиянең ДСОга кушылуына карата кем нинди генә фикердә булмасын, хәзерге вакытта Русия бу оешмага бер аягы белән инде кергән хәлдә.

Русиянең ДСОга кушылу турындагы килешүе дәүләт думасында быелның 4 июлендә тикшереләчәк. Әлеге килешү узган елнын 13 декабрендә хөкүмәт тарафыннан расланган һәм шул ук елның 16 декабрендә аңа кул куелган иде. Хәзер инде бу килешүнең дәүләт думасында расланасы һәм Федерация шурасында бәяләнәсе калды. Шулай ук килешүнең гамәлгә керүе өчен аңа президент тарафыннан 220 көн эчендә кул куелырга тиеш. Русиянең быелның 23 июленә кадәр барлык процедураларны узып, Дөнья сәүдә оешмасына тулы әгъза булуы көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG