Accessibility links

Төмәндә Урал һәм Себер татар яшьләре җыела


Ялутор районы вәкилләре Төмән Сабантуенда
Ялутор районы вәкилләре Төмән Сабантуенда

27 июнь-1 июль көннәрендә Төмән өлкәсендә Урал һәм Себер яшьләре җыены үтә. Җыенда Төмән, Иркутски, Кемерово, Омски, Томски, Түбән Варта, Новосибирски, Ханты-Манси, Екатеринбур, Ялутор, Тубыл, Чиләбе һәм Казан вәкилләре катнашыр дип көтелә.


Җыенның төп максаты – татар яшьләрендә милли-мәдәни үзенчәлекләрне саклап калу, Себер һәм Урал татар яшьләре оешмалары арасындагы бәйләнешләрне тагын да ныгыту һәм татар халкының гореф-гадәтләренә, тарихына һәм теленә мәхәббәт уяту.

Җыен барышында милли татар ашлары һәм себер татарлары биюләре буенча мастер-класслар бирү каралган. Шулай ук оештыручылар татар теле һәм мәдәниятен саклап калуга багышланган конференция оештырырга ниятлиләр. Түгәрәк өстәлдә татар яшьләре оешмаларның эшчәнлеге хакында сөйләшү булачак. Яшьләргә намаз дәресләре бирелер дип көтелә. Җыен нәтиҗәләре буенча Казанга V Бөтендөнья татар яшьләре җыенына барырга лаеклы делегатлар билгеле булачак.

Җыен эшчәнлеге ике мәйданда үтә: Ялутор районы Сиңгөл авылында рәсми утырышлар барса, Исәт районы Югары Иңгәл авылы тирәсендә ял итү лагеры корылачак.

Чара кысаларында спорт ярышларын пропагандалау планлаштырылган. Татар яшьләре оешмалары мини-футбол һәм волейбол ярышларында көч сынашачак. Ә 30 июньдә җыен кунаклары Югары Иңгәл авылы Сабантуенда катнашачаклар.

Яшьләр җыены Төмән өлкәсе татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы тарафыннан оештырыла. Оешма җитәкчесе Фәрит Корманов – татар җанлы егет кенә түгел, ә оста сәнгатькәр дә. Берничә ел элек иҗат коллективы төзеп җибәргән. Бүгенге көндә татар авыллары буйлап концерт куеп йөриләр.

Фәрит Корманов
Фәрит Корманов
“Бу чараны зурлап форум дип атамас идем, чөнки ул күбрәк кемпингка охшаган. Төмән өлкәсендә үткәрү үзебез өчен бик җиңел булыр дип уйладык, чөнки үз җиреңдә проблемнарны чишү җиңелрәк. Телне һәм тарихны өйрәнү өчен аерым көн бүленеп биреләчәк. Гомумән, алай киң колач җәерлек җыен дип әйтмәс идем, чөнки мондый төр чара беренче тапкыр гына үтә. Киләсе җыенга тәҗрибә туплыйбыз. Киләчәктә Урал һәм Себер татар яшьләре оешмалары белән элемтәләр тагын да ныгыр дип ышанып калам”, диде Фәрит Корманов.

Чарага Татарстаннан кунаклары да җыена. Бөтендөнья татар яшьләре җыены әгъзаларыннан тыш, яшь җырчылар килүе көтелә.
XS
SM
MD
LG