Accessibility links

АКШ Сенаты “Магнитский канун өлгесен” раслады


АКШ Сенатының халыкара мөнәсәбәтләр комитетында “Магнитский канун өлгесе” бертавыштан кабул ителде. Әлеге документ Hermitage Capital юристы Сергей Магнитскийның төрмәдә үлүенә сәбәпче булган Русия түрәләренә каршы финанс һәм виза чикләүләрен кертүне күздә тота.

Сенат комитетыннан соң канун өлгесе Сенат тарафыннан каралачак. Элегрәк АКШ конгрессы вәкилләре пулатының халыкара эшләр комитеты да бу канун өлгесен хуплаган иде.

Соңгы вакытта Мәскәү “Магнитский канун өлгесе”нең кабул ителүе ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә начар тәэсир итәчәген кисәтеп килде.
XS
SM
MD
LG