Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күрмәүче мөселманнар өчен төзелүче мәчет тернәкләндерү үзәге дә булачак


Казан мэры Илсур Метшин Серов проспектындагы мәчет төзелешен карады. Ул күрмәүче һәм начар күрүче мөселманнар өчен Русиядәге бердән-бер дини үзәк булачак һәм бер вакытта 80 укучыны кабул итә алачак.

«Монда Казаннан гына түгел Русия һәм хәтта БДБ илләреннән дә киләргә тырышачаклар», диде Метшин.

Әлеге проектның әһәмияте шунда: бу Коръән өйрәнү һәм намаз уку үзәге булудан тыш, монда мөселманнар рухи тернәкләнү узачак.
XS
SM
MD
LG