Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Русия мөфтиләр шурасы корылтае узачак


25 августта Мәскәүдә Русия мөфтиләр шурасы корылтае узачак. Анда шурага кергән барлык вәкилләр һәм кунаклар чакырылган. Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итүенчә, көн тәртибендә – рәисне яңадан сайлау, биш еллык эшчәнлеккә хисап тоту һәм киләчәк елларга планнарны билгеләү каралган.

Чара шулай ук мөфти Равил Гайнетдинның 25 ел Мәскәү Җәмигъ мәчете баш имамы булып торуына да багышлана. Анда мөфтинең “Ханафитская акыда” китабын тәкъдим итү дә булачак.
XS
SM
MD
LG