Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59
Дөнья буйлап Сабантуйлар гөрли. Шөкер, дияргә дә буладыр, халкыбыз борын-борыннан сакланып килгән бу бәйрәмне әле дә дәвам итәргә тырыша.

Тик менә бу бәйрәмнең ямен-тәмен кимсетүдәй кабул ителерлек күренешләр дә бар. Бәйрәмнең атамасын урыс теленә еш кына “праздник плуга” дип тәрҗемә итәләр. Июнь аенда кырларда иген үсеп килгән чорда нинди “плуг-сабан” булсын инде?

Сабантуйның мәгънәсе исә “саба” – “яз” дигән сүздән килә. Димәк, “Яз бәйрәме” ул. Моны аңлар өчен өлкән буын шагыйре Шәйхи Маннурның “Сайрап чыга тургай сабанда” дигән гыйбарәсе дә җитә. Аннан тыш, “сабан бодае” дигән төшенчә дә бар: язын чәчелгән, ягъни көзге “озимой” булмаган бодай. Димәк, плуг-сабаннар язгы чәчү коралы гына булып чыга.

Бу бәйрәм алдыннан йомырка җыюның мәгънәсе дә онытылган: беренче буразнага йомырка тезеп чыгу өчен җыйганнар бит аны. Тәңребездән йомырка зурлыгындагы бөртекле ашлык келәү чарасы сыйфатында. Ә хәзер бу бәйрәм көннәре алдыннан урыс балалары, ишек шакып, “Христос воскресе” дип йомырка җыеп йөриләр. Гайсә пәйгамбәр йомыркасыз тилмерә, диярсең.

Сабантуй да нәкъ шул чорда булырга тиеш, ләбаса. Ә бүгенге Сабантуйлар – Җыен бәйрәме ул. Язгы чәчүләр тәмам, кырларны чүп үләннәреннән арындыру өчен ”утауга” төшү иртәрәк әле. Табигать хозурлыгында күрше-тирә авылларда яшәүче туган-тумача, дус-ишләр белән бергәләп ял итеп алу чарасы.

Әле узган гасырның икенче яртысында да үзара якын авылларның картлары бергә җыелып, Җыен бәйрәмнәре вакытын билгелиләр иде. Чиратлап булырга тиеш, чөнки туганнарга кунакка йөрү, яшьләргә күрше-тирә авылларында яшәүче яшьтәшләре белән аралашу, парлар табу мөмкинлеге тудыру, үз авылыңның уңганнары белән горурлану хисләре тәрбияләү чарасы бит бу бәйрәм.

Көрәшме ул, ат чабышымы, тауга йөгереп менүме… Гомумән, батырлык, җитезлек күрсәтеп, кызлар мәхәббәтен яулау. Ат чабышында үз авылыңның, үз бригадаңның аты җиңүе – бала-чага өчен олуг шатлык һәм хәтта бәхет хисе чыганагы иде безнең заманда.

Ә өлкәнрәк егет-кызлар өчен – әйлән-бәйлән уены. Тыйнак кына итеп үзеңнең бу кызга яки егеткә битараф түгеллегеңне күрсәтү чарасы. Мондый уеннар кичләрен – караңгы төшкәч тә дәвам итә иде. Аңлашыла инде: күрше авыллар яшьләренең үзара танышуы генетика ягыннан да ифрат файдалы ич.

Ә хәзерге заманада Сабантуйның тирән мәгънәле мондый чаралары искә дә алынмый. Нилектәндер барча авыл Сабантуйлары бер үк көнгә билгеләнә.

Айрат Ибраһим
Сембер

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG