Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда митинг яныннан узып барганда тоткарланган Әбүбәкеровка компенсация түләнәчәк


Казанның Вахитов район мәхкәмәсе Русия финанс министрлыгын Камил Әбүбәкеровка рухи зыян өчен 3,5 мең сум түләтү карарын чыгарды.

Әбүбәкеровны Казанда 10 декабрьдә митингта катнашып хокук саклаучылар таләпләренә буйсынмауда гаепләгәннәр иде. Әбүбәкеров исә митингта катнашмавын, ә бары Ирек мәйданы аша үтеп кенә баруын әйтте. Шуңа да карамастан аңа административ эш ачканнар.

Декабрьдә татулаштыру мәхкәмәсе гаебе исбатлаучы дәлилләр булмау сәбәпле, Әбүбәкеровның административ хокук бозу турындагы эшен туктаткан иде.
XS
SM
MD
LG