Accessibility links

Уфа Чехия белән элемтәләрне ныгыта


Петр Коларж (с) һәм Рөстәм Хәмитов
Петр Коларж (с) һәм Рөстәм Хәмитов

Башкортстан хөкүмәтендә Чехия белән Башкортстан арасында икътисади хезмәттәшлекне һәм туризмны үстерү мәсьәләләрен тикшергән утырыш булып үтте. Президент Рөстәм Хәмитов кушуы буенча узган киңәшмәдә Чехия илчесенең бу атнада Уфага сәфәре нәтиҗәләренә таянып фикер алыштылар.


26-27 июнь көннәрендә Чехиянең Русиядәге гадәттән тыш һәм тулы хокуклы илчесе Петр Коларж Башкортстанда эш сәфәрендә булды. Биредә байтак эшлекле очрашуларда катнашты һәм хезмәттәшлекне арттыру юнәлешендәге тәгаен гамәлләргә башлангыч салды ул.

Чех илчесе Петр Коларж җитәкчелегендәге вәкиллекнең Уфага сәфәре програмы бик тыгыз иде. Башкортстан җитәкчелеге белән очрашулардан тыш, ул берничә яңа башлангычка нигез салуның үзәгендә булды. Уфага күптән түгел “Чехия һава юллары” очышлары башланган иде. Шушы уңайдан Уфа һава аланында “Чехия һава юллары” ширкәте вәкиллеген тантаналы ачу булып үтте.

Анда Петр Коларж, шулай ук “Чехия һава юллары” ширкәтенең Русиядәге һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлегендәге төбәк җитәкчесе Даниел Шур, ширкәтнең Башкортстандагы вәкиле Йиржи Свобода һәм Башкортстан ягы рәсми затлары катнашты. Шулай итеп, “Чехия һава юллары” ширкәтенең Уфада ачкан бүлеге Русиядәге алтынчы шундый үзәк булды.

“Чехия һава юллары” Уфага үз очышларын өч ай элек башлаган иде. “Шушы вакыт эчендә” Прага-Уфа-Прага” очышлары үзләрен аклады. Әлеге башлангыч аеруча сәяхәтләрне киң җәелдерүгә ярдәм итә. Бу очышларга кызыксыну тагын да артачак әле”, дип белдерде үз чыгышында Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы дәүләт комитеты башлыгы урынбасары Андрей Быковский.

Чехиянең Русиядәге илчесе Петр Коларж әйтүенчә, бу очышлар башлану ике арада икътисади хезмәттәшлекне һәм эшкуарлыкны үстерүгә дә этәргеч бирәчәк.

Петр Коларж Уфада берләштерелгән виза хезмәте күрсәтү үзәген рәсми ачу тантанасында да катнашты. Әлеге үзәк моннан бер ай элек, 25 майда үз эшен башлап җибәргән иде. Ул Европаның шенген килешүенә керүче җиде иленә визалар әзерли. Виза үзәген ачкан халыкара VFS Global ширкәте якын араларда ук Франциягә, Финляндиягә, Даниягә һәм Гренландиягә дә визалар әзерли башлаячак.
XS
SM
MD
LG