Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда наркоманнар саны арта


Киләсе елларда әфьюннәр кулланучылар саны тагын да артачак ди белгечләр
Киләсе елларда әфьюннәр кулланучылар саны тагын да артачак ди белгечләр

Башкортстанда читтән наркотиклар китереп сатучылар төркеме тоткарланган. Бу хакта 28 июнь көнне Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре хәбәр итте.


Әлеге төркемгә 10 кеше кергән. Әфьюннәр белән сәүдә итүчеләр, аны таратучылар Уфа, Сибай, Баймак шәһәрләрендә һәм Кушнаренко белән Иглин районнарында оештырылган махсус тикшерү эшләре барышында кулга алынган.

Наркоманиягә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан бу атнада Башкортстанда байтак чаралар оештырылды. Уфада наркомания белән бәйле чирләрдән җәфа чигүчеләр өчен кан тапшыру да оештырылды. Анда йөзләрчә кеше катнашты.

Бу атнада наркомания мәсьәләләрен тикшерү максатында уздырылган җыелышларда Башкортстан рәсми җитәкчеләре республикада бу җәһәттән хәлләрнең мөшкелллеген билгеләде. Узган елдагы тәгаен саннар да китерелде.

2011 елда республикада әфьюннәр, психотроп һәм көчле тәэсир итә торган матдәләрнең канунсыз әйләнеше белән бәйле 5342 җинаять теркәлгән. Шуларның 3619ы авыр һәм аеруча авыр төркеменә карый. Канунсыз әйләнештән 261 килограмм наркотик алынган. Бу кара базар хакы белән 110 миллион сумлык агу.

Контрабанда белән шөгыльләнүчеләргә Казакъстан белән Урта Азиянең, Әфганстанның якынлыгы да уңай килеп тора. Көне-төне шул тарафлардан агу ташыла. Республикада хәзерге көндә рәсми теркәлгән 6 меңнән артык якын наркоман булуы мәгълүм. Ә рәсми санны егермегә тапкырларга кирәк, дип әйтә республика наркология хезмәте табиблары. Наркоманнар аеруча Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Нефтекама, Бәләбәй, Октябрьски шәһәрләрендә күп.

Киләсе елларда әфьюннәр кулланучылар саны тагын да артачак дип белдерә белгечләр. Моңа илдәге һәм республикадагы икътисади кыенлыклар, эшсезлек, төрле социаль катламнар арасындагы тирән упкын этәргеч бирә. Берәүләр байый, икенчеләр көннән-көн хәерчеләнә бара. Яшьләр өметсезлеккә бирелеп, җиңел, гамьсез, киләчәге булмаган сукмакка кереп китә.
XS
SM
MD
LG