Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар Сабантуен президент вәкиле бисмилладан башлады


Самар Сабантуеннан күренеш
Самар Сабантуеннан күренеш

Самар өлкә Сабантуе һәр елны берәр шигар белән уза. Быелгысы "Һәр өйгә “Бердәмлек” гәҗитәсен алдырырга" шигаре белән узды.


Шәһәрнең Гагарин исемендәге ял паркы бер тәүлеккә "татар дәүләтенә" әйләнде. Иртәнге сәгать тугыздан кичке тугызга кадәр паркны татар мохите биләде. Барлык кафеларда татар музыкасы яңгырады, төрледән-төрле уеннар оештырылды.

Тантананы ачып җибәргән Наилә Сабирҗанова Сабантуеның тарихына да күз салды, истәлекле вакыйгаларга да тукталды.

– Бүген татар халкының иң олуг бәйрәме – Сабан туе! Дистәләгән еллар буена шул паркта Самар татарлары җыелышып туганлык, дуслык хисләрен яңарталар. Һәр Сабантуеның төп бизәге булып татар көрәше санала. Әле XIII гасырда ук, болгарлы Лачин Хисами “Мәйданда көрәшүчеләргә бүләк” исемле китап язып калдырган. Менә шул традицияләрне саклап бүген татар эшбатырлары “Яктылык” мәктәбендә үз акчаларына татар көрәше буенча ике тренер тоталар. Рәшид Утешев һәм Руслан Йосыпов малайларны татарча көрәшергә өйрәтәләр.

Кайберәүләр “Сабан туе”сүзләрен “сөрән” сүзенә бәйлиләр. Бу дөреслеккә туры килеп бетми. “Сабан” һәм “туй” сүзләре борынгы төрки сүзләр һәм аларның мәгънәсе тирәнрәк. Мәсәлән, борынгы татар фольклорында май ае Сабан ае дип йөртелгән, ә татарның аңлатмалы сүзлегендә Сабан – язгы көн диеп аңлатыла.

Соңгы ике елда өч Самар татары фәннәр докторына лаек булдылар. Алар Ильяс Шәкүров, Исмәгыйл Хәкимов һәм Хәйдәр Вәлитов.

Төрле даирәдәге түрәләр халык алдында чыгыш ясадылар. Русия президентының Самар өлкәсе буенча инспекторы Владимир Коматовский чыгышын ватмый-җимерми бисмилла укып башлап җибәрде. Моңа кадәр бер генә урыс түрәсенең дә авызыннан дога ишетелгәне булмады. Коматовский татар тормышын яхшы белә, Сабантуеның тарихын җентекләп өйрәнгән.

Самар шәһәренең түрәсе Дмитрий Азаров 2013 елда узачак XXV өлкә Сабан туеның оештыру комитетын җитәкләргә сүз бирде.

Дәүләт думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйлметдинов татар телендә милли рухлы чыгыш ясап халыкны куандырды. Ә менә Татарстан президенты исеменнән килеп Рөстәм Миңнехановның тәбрикнамәсен урысча укучыга алкышлар сыек булды. Шунысы игътибарга лаек, урыс Коматовский "сабан" сүзенә яз, язгы кыр эшләрен салса, Татарстан президентының текстында һаман “праздник плуга”.


Күп еллар буена Самар өлкә Сабантуен Татарстанның Зәй районы сәнгать көчләре күтәрә. Район башлыгы Татьяна Воропаева ата милләтчеләрне дә уздырып татарны зурлап ялкынлы чыгыш ясады. Аңа дөрләтеп кул чаптылар. Зәйлеләр татар сәнгатенең җәүһәрләрен туплап, затлы киемнәре белән татарлыкны баетып оештырылган чыгышлары аша милләтнең данын зурладылар. Зәйлеләр Самар Сабантуенда алкышлар гына җыеп калмадылар. Иң оста, иң көчле көрәшчеләрен алып килеп төрле үлчәүдә батыр калдылар.

Сабантуеның баш батыры булып зәйле 26 яшьлек Руслан Хәмидуллин калды. 75 килограмлы Руслан 100 килограмлы Максимны күтәреп бәреп абсолют батыр дип танылды. Бүләккә 110 килограмлы тәкә, кыйммәтле аппаратура һәм өлкә мохтариятеннән 200 мең сум акча да бирелде. Шуның өстенә бүләкләрне әле банклар да тапшырды.

Сабантуеның истә калырлык мизгелләре күп булды. Беренче мәртәбә Чаллыбаш авылыннан татар үзешчәннәре чыгыш ясады. Коллектив җитәкчесе Әсхәт Кәбиров оста баянчы буларак һәммәсен матур итеп җырларга өйрәткән.

Җигүле шәһәреннән килгән Шәрәфетдиновлар гаиләсе бәйрәм сәхнәсендә ут өермәсен хәтерләттеләр. Татар моңын югалтмыйча, заман ритмнарына буйсындырып меңләгән кешене кул чаптырып була икән бит.

Сабан туе – ул дәрт, хәрәкәт,бизәк булып кабул ителә. Шул мохитта Камышлыдан килгән Зәкия апа Бәшәрова сигезенче дистәсен онытып акапеллага ике озын көй башкарды. Мәйдан тынып калды. Бердәнбер акапеллага җырлаучы буларак, эшбатыр Рифкат Хуҗинның кыйммәтле бүләгенә лаек булды.

Урыс шәһәрендә, урыс баянчысы җитәкчелегендә Нефтегорски татар үзешчәннәре үзләренең самимилеген саклап кала алганнар.

Тольятти татарлары чыгышлары белән Казан артистларын хәтерләттеләр. Шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе, оста баянчы,спорт мастеры Рәшид Нурмөхәммәтов үз тирәсенә сәләтлеләрне туплый алган. Күрәсең Рәшиднең сөйкемле сөяге дә үз тирәсенә талантларны китерә.

24 ел буена һәр Сабантуен “Ялкынлы яшьлек” ансамбле түгәрәкли. Биредә һәр артист шәхес, һәр шәхес иҗат кешесе. Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кәлүч мәңгелек генераторны хәтерләтә.

Быелгы Сабантуенда “Туган тел” исемле өлкә татар җәмгыяте җитәкчесе Гомәр углы Ильяс Шәкүров яңа рәис буларак тарихта беренче мәртәбә яңалык өстәде. Җәмгыятьнең мактаунамәсенә өстәп 25 мең сум акча бирүне кертте. Рәхмәт хатына өстәп ун мең сум акча тоттырды.

Сабантуен өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Туган тел” җәмгыяте оештырдылар.
XS
SM
MD
LG