Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:55

Сөeнгөл Чанышева: "Кытайлар мөселманнарны юк итү сәясәте алып бара"


 Сөeнгөл Чанышева (с) һәм Суфия Вәлиева

Сөeнгөл Чанышева (с) һәм Суфия Вәлиева

17-21 июнь көннәрендә Кырымда узган Халыкара ПЕН оешмасының Урал-Алтай төркеме конференциясендә Австралиядән апалы-сеңелле Суфия Вәлиева һәм Сөeнгөл Чанышева да катнашкан иде. Бу ике татар хатыны Көнчыгыш Төркестанның Өремче шәһәрендә туган. Бүгенге көндә алар Австралиянен Аделаида шәһәрендә яши.


72 яшьлек Сөeнгөл Чанышева – ун ел Кытай төрмәсендә, сигез ел режимда, бер якка чыгып булмаган шартларда яшәгән, 2007 елда уйгыр ПЕН үзәген оештыручыларның берсе. Язучы буларак ПЕН үзәкнең бөтен конгресс һәм конференцияләрендә катнаша. Ул ике китап авторы. Берсе – «Күз яшеннән дымланган туфрак» уйгыр телендә басылып чыккан. Икенче китабы ата-бабалары, нәселләре хакында «Манас буенда тоткынлык» (Көнчыгыш Төркестанда Манас елгасы бар) дип атала. Әтисе Салих Вәлинең тамырлары Апас районы Урта Балтай авылыннан, әнисе Фатыйма – Кукмара районы Арпаяз авылыннан. 750 битлек бу китап гарәп, латин, кирил әлифбасында нәшер ителгән. Сөeнгөл апа әйтүенчә, ул бу китабын 15 елдан артык язган һәм үз гаиләсе язмышы үрнәгендә татарлар Көнчыгыш Төркестанга ничек килгән, нинди авыр гомер итүләрен тасвирлый.

Сөенгөл апа үзе Кытай төрмәләрендә утырып чыккан кеше. Өремчедә медицина университетында укыганда яшерен оешмада катнашып Кытай сәясәтенә ризасызлык белдергән, милли мәсьәләдә каршы чыкканнарның берсе булган. Ул вакытта аңа 20 яшь булган. 1963 елда 23 яшь булган вакытта ул кулга алынган. Аның «Күз яшеннән дымланган туфрак» китабы шул хакта. Сөенгөл апа иреккә бары 1981 елда гына чыга, ул барлыгы18 елга азатлыктан мәхрүм ителгән.

Аның әйтүенчә, аңа Кытайга керү әле дә мөмкин түгел. Моны ул медицина институтын тәмамлар алдыннан мәктәпкә практикага баруы, Кытай хакимиятенең милли сәясәтенә каршы чыгуы, китапларында бу хакта язуы белән аңлата.

«Без ул вакытта бәйсезлек булмагач, кытайлар белән мәктәптә бергә ашарга, бергә ятарга, аларның гадәтләре буенча яшәргә мәҗбүр булачагыбызны аңлаган идек”, диде ул.

Моны ачыктан сөйләргә мөмкин булмау сәбәпле, без яшерен бер оешма корып башка мәктәпләрдә бәйсезлек мәсьәләсен төшендереп, халыкны кузгата башладык» диде Сөенгөл апа. Ләкин аларның бу эшләрен кемдер хакимиятләргә җиткерә һәм дүрт кеше кулга алына. Сөенгөл апа алар арасында була.

«Мин өч ай караңгы төрмәдә, өч ел лагерьда утырып чыктым, ләкин мине иреккә түгел, колхозга җибәрделәр. Шул вакытта Кытайда инде мәдәни инкыйлаб башланды, мине режимга алдылар, өйгә дә кайта алмадым, сигез ел режимда булдым, авыр көннәр кичердем. Өремче тирәсендәге колхозларда эшләдем», дип сөйләде Сөенгөл апа.

Аның сөйләвенчә, Көнчыгыш Төркестанда 1958 елда тагын бер татар кызы – Фаизә Янгалычева сәяси сәбәпләрдән кулга алынган булган һәм 70нче елларга хәтле төрмәдә утырган.

– Сөенгөл апа, Кытайның мондый сәясәтен ничек бәяләр идегез?

– Кытай мөселман халыкларын, хосусан күпмиллионлы уйгурларны юк итү, аларның җирләрен үзенеке итү сәясәте алып бара. Кырымтатарларны ничек итеп куып чыгарган булсалар, монда да шул сәясәт.

Уйгырлар үзләрен 30 миллион дип хисаплый, хакимиятләр 15 миллион ди. Хәзер Көнчыгыш Төркестанда тормыш нинди дигән сорауга хәзер әйбәтрәк, ләкин сәясәт тагын да катырак. Бер гаиләдә ике баладан артык булмаска тиеш дигән канун татарларга да кагыла. Артык бала туса, аны исемлеккә кертмиләр, төрле авырлыклар барлыкка килә.

– Биш меңгә якын татар күбрәк Өремче, Көлҗә шәһәрләрендә яши, аларның киләчәге бармы?

– Татарлар күбрәк уйгыр һәм башка мөселман халыклары белән гаилә кора. Чиста татар гаиләләре аз. Татарлар кытайлар белән кушылмыйлар.

– Кытайларның татарларга мөнәсәбәтен ничек бәяләр идегез, дошманлык бармы?

– Бар. Безне бөтенебезне казакъларны, уйгырларны, үзбәк, татарларны “Синҗан халкы” дип, бөтенебезне бер халык итеп бер себерке белен себерәләр.

– Кытай хакимиятләренең мөселман халыкларына мөнәсәбәте соңгы вакытта аз гына яхшы якка үзгәрсә дә, бу ике халыкның тату яшәячәге шикле. Моның киләчәге ничек булыр?

– Әйтүе авыр, ләкин яхшы булмас дип уйлыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG