Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:41

28 июньдә Татарстан парламентында Татарстан һәм Русия хакимиятләре арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү шартнамәсе төзелүгә биш ел тулуга багышланган "түгәрәк өстәл" сөйләшүе узды.

Түгәрәк өстәлне Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде. Аның сүзләренчә, мондый очрашу Татарстан Конституциясенә 20 ел тулу көне якынлашып килгәндә тагын да зурырак әһәмияткә ия.

1994 һәм 2007 елгы шартнамә үрнәкләре

1994 һәм 2007 елгы шартнамә үрнәкләре

“Бу шартнамәләрнең беренчесе 1994 елда, икенчесе исә 2007 елның 26 июнендә 10 еллык мөддәткә имзаланды. Татарстан федераль үзәк белән шушындый рәвештәге федератив мөнәбәтләр урнаштырган Русиядә бердәнбер регион булды. Бу килешүне сәяси тормышның үзенә күрә бер феномены дип әйтер идем”, дип белдерде ул.

“Түгәрәк өстәл” утырышын алып барган Татарстан парламенты депутаты Марат Галиев фикеренчә, моннан биш ел элек имзаланган килешүгә карата төрле кешедә төрле караш бар.

“Кемнәрдер бу шартнамәне бернинди мәгънәгә дә ия түгел дип әйтә, ә кемнәрдер ни өчен Татарстан белән генә шундый килешү төзелде дип белдерә. Әмма ни генә булмасын бу килешүнең нигезе бик зур мәгънәгә ия” диде ул һәм беренче һәм икенче шартнамәләрне имзалау тарихын аңлатып узды.

Галиев: "Президент атамасын үзгәртүгә ихтыяҗ күрмим"

Марат Галиев сүзләренчә, хәзерге вакытта гамәлдә булган икенче шартнамәнең төп әһәмияте – аның Татарстан конституциясен тануында.

Марат Галиев

Марат Галиев

“Икенче шартнамә, беренчесеннән аермалы буларак, Татарстанда уздырылган референдумны да таный һәм шушы вәзгыятьтән чыгып, минем президент статусына да тукталасым килә. Русия белән ике арада кул куелган шартнамә Татарстанда уздырылган референдумны һәм республиканың конститутуциясен дә таныганга күрә, Татарстан президент статусы темасында да ирекле булырга тиеш. Кемнәрдер куша дип президент исемен үзгәртүгә ихтыяҗ күрмим. Башка республикалар президент исеменнән ваз кичәләр икән, без моңа хөрмәт белән карарга тиешбез, үзгәртсеннәр, бу аларның үз эшләре. Аларның үз тарихлары бар, алар бу исемне кайдандыр алып куйдылар, без исә бу исемне халык референдумы белән булдырдык. Халык фикере белән санлашмауның хокукый нигезе була алмый.

Аннан соң, Татарстан бит президент республикасы да әле. Әгәр президент исеме бетерелә икән, ул вакытта республика исеме кирәк калырмы соң, дигән сорау туа. Минемчә, республика статусын саклап калу, президент атамасы белән турыдан-туры бәйле. Мин бу ачыклауларны бүген махсус ясадым, чөнки әлеге ике вакыйга уңаеннан уйланырга төпле сәбәпләр бар”, диде Галиев.

Хәкимов: "Шартнамәне сәяси фактор буларак бәяләргә кирәк"

Рафаил Хәкимов

Рафаил Хәкимов

Депутат Рафаил Хәкимов исә икенче шартнамәгә карата күпләрдә тискәре фикер булуын әйтеп узды. “Беренче шартнамә тарихи яктан әһәмиятле булса, икенчесен, чикләнгән булуына карамастан, безгә аны сәяси фактор буларак бәяләргә кирәк. Русиядә хакимият вертикале башланганнан соң бу шартнамә үзенә күрә бер уникаль шартнамәгә әверелде. Чөнки андый шартнамә башка республикалар белән төзелмәде”, диде Хәкимов.

Кырыктан артык дәүләт эшлеклесе, депутатлар, галимнәр катнашкан һәм ике сәгатьтән артык барган “түгәрәк өстәл” утырышының ахырында Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев сүз алды.

Шәймиев: "Русияне шартнамә коткарып калды"

“Юлны ярып баручыларга һәрвакыт “эләгә”, бу элек тә шулай булды, хәзер дә дәвам итә”, дигән сүзләре белән Шәймиев шартнамәгә кул кую вакытындагы авырлыкларны күздә тотты булса кирәк.

Миңтимер Шәймиев

Миңтимер Шәймиев

“Әгәр ул вакытта Татарстан һәм тагын берничә республиканың инициативасы булмаса, яңа иҗтимагый үсеш чорында Русия нинди хәлдә булыр иде икән, моны әйтүе авыр. Русия белән Татарстан арасында кул куелган беренче шартнамә Русияне коткарып калды. Шунысы кызык, беренче килешүләрнең вакыты беткәч күп кенә республикалар Русия белән икенче килешү төзү турында бөтенләй сүз дә кузгатмады. Хәзер күпләребез икенче шартнамәнең эчтәлеген тикшерә. Барыннан да бигрәк безнең өчен аның төзелүе мөһим. Шуны әйтәсем килә, Русия алга таба да федератив республика буларак үсәргә тели икән, республикалар белән мөнәсәбәтләрне шушындый шартнамәләр нигезендә төзергә тиеш. Русия унитар дәүләт булып кала алмый. Демократик Русия бары тик федератив дәүләт рәвешендә генә була ала”, дип сүзен йомгаклады Дәүләт киңәшчесе.

“Түгәрәк өстәл” тулысынча урыс телендә барды. Бары тик исәнләшүләр генә татар телендә булды.

"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә катнашучылар

"Түгәрәк өстәл" сөйләшүендә катнашучылар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG