Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коммерцияле булмаган оешмаларга шартларны кырыслатучы канун кабул ителергә мөмкин


Хокук яклаучылар чит илдән грант алучы хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга шартларны кырыслату турындагы канун өлгесе Русия гражданнар җәмгыятенә “сугачак” дип саный.

Мәскәү-Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева әлеге канун өлгесен “кыргый” дип атады һәм аның беренче чиратта төбәк оешмаларына тәэсир итәчәген әйтте.

“Бердәм Русия” фиркасе депутаты Александр Сидякин тарафыннан тәкъдим ителгән канун өлгесе нигезендә чит илдән акча алучы һәм Русия җирендә сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче, аерым алганда хакимият сәясәтенә каршы чараларны оештыручылар “чит ил” агентлары дип танылачак. Бу оешмалар махсус исемлеккә кертеләчәк һәм ярты елга бер эшчәнлекләренә хисап тотарга тиеш булачак.

Якын арада канун өлгесе Дәүләт Думасына кертеләчәк.
XS
SM
MD
LG