Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхрәзиев Кара диңгез флотында хезмәт итүче Чаллы солдатлары янына барачак


Якшәмбе көнне Чаллы мэры Васил Шәйхрәзиев диңгез һәм елга флоты көне уңаеннан Акъярда Кара диңгез флотында хезмәт итүче Чаллы солдатлары белән очрашачак. Бүгенге көндә Кара диңгез флотында 400дән артык Чаллы егете хезмәт итә. Аларның 200 узган елның көзендә, ә 247се быел яз көнне чакырылган иделәр.

Сәфәр барышында Шәйхрәзиев Кара диңгез флоты идарәчеләр белән очрашачак һәм тантаналарда катнашачак.
XS
SM
MD
LG