Accessibility links

Кайнар хәбәр

Женевада Сүриягә бәйле очрашу алдыннан әзерлек сөйләшүләре уза


Иртәгә Сүриядәге хәлләргә багышлап узачак халыкара очрашу алдыннан бүген Женевада әзерлек сөйләшүләре бара.

Женевага килгән махсус вәкил Кофи Аннан иртәгә булачак сөйләшүләр нәтиҗәлер узар дип өметләнә. Бу хакта ул «Рейтер» агентлыгы телевизион каналына биргән әңгәмәдә әйтте.

Алдагы көнне очрашу турында Аннан Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләште.

Русия элеккечә Сүрия президенты Бәшәр Әсадны вазифасыннан китүне мәҗбүри иткән һәм аның яңа күчеш хөкүмәте булдыруда катнаштырмау турындагы Кофи Ананның яңа планына каршы чыга.
XS
SM
MD
LG