Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда XIX гасырдагы татарлар көнкүрешенә багышланган күргәзмә эшли башлады


“Казан Кремле” музей-тыюлыгындагы татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеенда XIX гасырда Казан татарларының тормыш-көнкүрешенә багышланган күргәзмә эшли башлады. Анда чигүле калфаклар, күлмәкләр, чулпы, алка, йөзек һәм беләзекләр, Казан архитектурасына караган документлар, кулъязмалар тәкъдим ителгән.

Күргәзмә Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында оештырылган. Алар татар халкының бай тарихын, XIX гасырдагы көнкүрешен, мәдәни тормышын киң яктырта.

Күргәзмә 1 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
XS
SM
MD
LG