Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:04

28 июнь көнне Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы утырышы булып үтте. Анда кырыктан артык мәсьәлә каралды.


Башкортстан парламентының чираттагы утырышы җәйге ялларга җыенган чакта үтте. Шулай да депутатлар көн тәртибенә кырыктан артык мәсьәләне керткән. Арада кайбер кануннарны икенче һәм өченче укылышта тикшерү һәм кабул итү дә күзалланган иде. Берничә канун ахыргы укылышта кабул ителде дә.

Депутатлар республика башлыгын сайлап кую хакындагы канунга да үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады. Федераль үзәк тарафыннан фатиха бирелгәч, Башкортстанда да төбәк җитәкчесен гомум тавыш бирүләр юлы белән сайлау тиешлеге турында ташка бастырылды.

Президент Рөстәм Хәмитов үз чыгышында республика казнасын тулыландыруга, яшәү шартларын яхшыртуга бәйле кайбер фикерләре белән уртаклашты. Матбугатта чыккан имеш-мимешләрне дә кире какты ул. Атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов Башкортстан һава аланының сатылмаячагын һәм шулай ук шифаханәләрнең дә чит-ятларга китмәячәген ышандырды.

Рөстәм Хәмитов шулай ук телефон операторларына карата да дәгъваларын белдерә. Башкортстанда эшләгәч, алар салымнарны да биредә калдырырга тиеш, дигән фикерен кистереп әйтә Рөстәм Хәмитов. Инвестицияләр кертү бүгенге көндә хәлиткеч санала дип белдерә президент.

Парламент утырышы үтте. Шул ук вакытта республика халкын ниндидер ерактагы инвестицияләр кызыксындырмый, ә якын арада киләчәк бәлаләр борчый. Мәгълүм ки, берничә көннән, ягъни 1 июльдән коммуналь түләүләргә, электр энегриясенә, газга һәм башка хезмәт күрсәтүләргә бәяләр күтәрелә. Шушы шартларда ничек тормыш көтәргә дигән сорау киң катлам гади халыкны бик тә борчуга сала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG