Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәммәтова һәм Моратов Pussy Riot өчен җаваплы булачак


Актриса Чулпан Хәммәтова һәм «Новая газета» баш мөхәррире Дмитрий Моратов кулга алынган Pussy Riot кызлары өчен җаваплы булырга ризалашты. Бу хакта «Интерфакс»ка гаепләнүче кызларның берсенең адвокаты Марк Фейгин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Надежды Толоконниковой, Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевичны сак астында калдыру вакытын озайту нигезендәге кассация шикаяте Мәскәү мәхкәмәсендә 9 июльдә каралачак.

Кызлар февраль аенда Коткаручы Гайсә чиркәвендә ясаган чыгышыннан соң кулга алынды. Аларны хулиганлыкта гаеплиләр. Һәм аларга җиде ел төрмә яный.
XS
SM
MD
LG