Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда XIX гасыр татар тормышын яктырткан күргәзмә ачылды


Казанда XIX гасыр татар тормышын яктырткан күргәзмә ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:56 0:00
йөкләү

Казанда XIX гасыр татар тормышын яктырткан күргәзмә ачылды

29 июньдә "Казан кирмәне" музей-тыюлыгында урнашкан татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелек тарихы музеенда XIX гасыр Казан татарлары тормышына багышланган күргәзмә ачылды.


Күргәзмә быел Татарстанда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында оештырылган. Анда татар хатын-кызлары таккан чулпылар, беләзек, йөзек кебек бизәнү әйберләре, милли киемнәр, XIX гасырда Татар бистәсендә урнашкан мәчет планы, архитектура документлары, тарихи китаплар тәкъдим ителде.

Күргәзмәнең ачылышында курайда татар милли көйләре башкарылды. Килгән кунакларга күргәзмә хакында кызыклы мәгълүматлар җиткерелде.

Күргәзмә 1 сентябрьгә кадәр ачык булачак.
XS
SM
MD
LG