Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:46

29 июньдә Чаллыда КАМАЗ акционерларының еллык җыелышы узды. Быел да акционерларга дивидентлар түләнмәве хакында әйтелде. Ә менә директорлар шурасы әгъзаларына еллык түләү турындагы сүзләр бәхәсләр дә кузгатты. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Әлеге җыелышта тавыш бирү хокукы булган 270 акционер теркәлү узды. Бу кешеләрнең 560 миллионлап акциягә хуҗа булып, җыелышның кворумы булуы хакында белдерелде. Директорлар шурасы әгъзалары да (11кеше) бар иде. Җыелышны генераль директор Сергей Когогин алып барды. Чит компанияләреннән “Даймлер Тракс”ның идарә әгъзасы Губертус Троска әфәнде катнашты.

Дивидентлар кызыксыну уята

Җыелышта КАМАЗның 2011 елдагы җитештерү күләмнәренә бәя бирелеп, шура әгъзаларына һәм акционерларга дивидентлар түләү мәсьәләсе дә көн тәртибенә куелды. Гади акционерларны һәр төрле түләүләр дә кызыксындыра, менә шуларны белү өчен генә дә килүчеләр бар иде. Шундый акционрларның берсе – КАМАЗда 22 ел эшләгән Фәргать Гайфетдинов.

Фәргать Гайфетдинов

Фәргать Гайфетдинов

“КАМАЗ акионерлык җәмгыяте булганнан бирле бер тапкыр да дивидентлар түләмәде. Быел булмасмы, дигән өмет белән, булмаса сәбәпләрен белү максаты белән килдем. Дөнья сәүдә оешмасына керүнең безгә нәрсә бирәчәге хакында белү дә кызыклы иде. Минем элекке хезмәттәшләрем арасында гади эшчеләр дә, югары урыннарда утыручылар да бар. Ширкәтнең киләчәгенә халыкта өмет күрмим. Сәүдә оешмасына керүебезне дә сер итеп саклыйлар. Безне нинди шартларда, нигә анда тыгарга маташалар, анык әйтүче юк. Безгә файдалы булса, ул сер булмас иде. КАМАЗда хәзер эш вакытын, хезмәт хакын кисәләр, кешеләрне кыскарталар. Мондагы халык иртәгә бүгенгедән яхшы булмас дип фикер йөртә”, диде Фәргат әфәнде.

Сорау бирүчеләр юк

Җыенда урыннардан бирелгән сорауларга җавап бирелмәячәк, сорауларны язма рәвештә бирергә кирәк дип әйтелде. Соңрак бер генә язма сорауның да булмавы ачыкланды.

Сергей Когогин хисап тотты. Аның сүзләренчә, узган ел 45 мең КАМАЗ сатылган. Бу 2011 ел белән чагыштырганда 40%ка күбрәк икән. Машиналар 42 илгә, шул исәптән Казакъстан, Украина, Азәрбайҗан, Һиндстан, Куба, Әфганстан, Гарәп Әмирлекләренә дә сатыла. Когогин ширкәттә хезмәт хакларының артуы хакында да сөйләде, ләкин төгәл саннар китермәде. Ә менә акционерлар арасында бүленерлек табыш 66 миллион сумнан артыграк булган. Бу акчаның 3 миллион сумы резерв фондына китүен, 63 миллионы узган еллардагы чыгымнарны каплауга тотыласы әйтелде.

“Дивидент түләүгә ничәдер мең сум акча кала, аны бүлеп таратсаң, почта чыгымнары зуррак булачак”, диде Когогин. Ул шулай ук директорлар шурасы әгъзаларына 2011 елда күрсәткән хезмәтләре өчен һәркайсына 60 мең сум түләнәчәген әйтеп китте. Шушы сүзләрдән соң мөнбәргә Чаллы шәһәр шурасы депутаты Сергей Еретнов күтәрелде һәм “Бизнес Онлайн” газетында күрсәтелгән мәгълүматларны китерде. Анда узган елда КАМАЗ директорлар шурасы әгъзаләрына 161 миллион сум түләнүе, 11 әгъзаның һәрберсе аена 700 мең сум алуы хакында әйтелгән. Когогин үз чиратында шура әгъзаларының мондый акчалар алмавын белдерде.

Җыелыш азагында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Ул КАМАЗның ышанычлы адымнар белән кризиска кадәрге күрсәткечләргә баруын, нәтиҗәләрнең куанычлы булуын бәян итте. Бу ширкәткә ярдәм кулы сузып торган Владимр Путинга да рәхмәтләрен ирештерде. Аннан соң президент берничә кешегә Татарстан медален тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында КАМАЗ директорлар шурасы рәисе Сергей Чемезов та бар.

Җыенда яңа директорлар шурасы өчен тавыш бирү дә уздырылды. Аның нәтиҗәләре 15 көннән соң билгеле булачак. Журналистлар җыелыш барган залга кертелмәде. Аларга бу чараны фойедагы телевизордан карау мөмкинлеге тудырылган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG