Accessibility links

Кайнар хәбәр

Euro 2012: "Алман машинасын" итальяннар туктатты


20нче минут, Марио Балотелли, 1-0
20нче минут, Марио Балотелли, 1-0

Euro 2012 бәйгесенең икенче ярымфиналында Италия такымы Германияне җиңеп (2-1) финалга чыкты һәм 1 июль якшәмбедә Испаниягә каршы уйный.

Германия-Италия уены алдыннан белгечләрнең күбесе бу уенда алманнар җиңәр дип фаразлады. Турнирда иң яшь такым булуга карамастан, алман егетләре шактый җитлекле уен күрсәтте һәм бу уенга кадәр бер югалтусыз бардылар. Итальяннар, киресенчә, турнирны сүлпән башладылар, әмма уеннан-уенга өстәп килделәр. Чирекфиналда “алман машинасы” Грецияне “таптап узса” (4-2), “скуадра адзурра” Англияне пенальтида гына җиңә алды (4-2). Алай да, Андреа Пирло голы сәнгать әсәре булып тарихка кереп калды.

Шуңа күрә, җомга көнне Марио Балотелли 20нче минутта баш белән матур гол кертеп хисапны ачкач, күпләр хәзер алманнар “уяначак” дип уйлады. Ләкин 16 минут та үтмәде, шул ук Балотелли шул ук Кассанодан тагын бер гүзәл пас алды һәм ике дә уйлап тормыйча тупны бер егерме метр чамасы ераклыктан уң почмакка “кадаклады”. Капкачы Мануэль Нойер башын борып та өлгермәде.

Бу голдан соң Марио Балотелли шатлыгыннан футболкасын салып атты һәм моның өчен сары карта алды. Уен каһарманына әйләнгән кара тәнле егетнең фотосурәте бар дөньяга таралды.
Икенче голдан соң Марио Балотелли шатлыгыннан футболкасын салып атты һәм моның өчен сары карта алды
Икенче голдан соң Марио Балотелли шатлыгыннан футболкасын салып атты һәм моның өчен сары карта алды

Марио – чыгышы белән ганалы гаиләдә Палермода туган, ике яше тулгач ата-аналары аннан баш тарта, ул бер итальян гаиләсендә асрауда үсә.

Калган бер сәгать буена алманнар итальян капкасына ачкыч эзләде. Таба алмады. Бу көн аларның көне түгел иде. Соңгы минутта итальян сакчысы кул белән уйнаган өчен пенальти бирелде. Мәсхүт Өзил керткән гол төрек егетенең бу турнирда беренче, алманнарның – соңгы голы булды.

Бер көн элек узган беренче ярымфиналда испаннар португаллар белән 120 минут буена бер нәтиҗәсез “сөзешкәннән” соң, драматик пенальтида хәзерге дөнья һәм Европа чемпионнары – испаннар бәхетлерәк булып чыкты.

Шулай итеп, 1 июль якшәмбе көнне Киевта финалда Испания белән Италия уйный. Фаразлар кылу мөмкин түгел диярлек.
XS
SM
MD
LG