Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мюнхендә Русия ватандашы Виталий Калоев тоткарланды


2002 елда Боден күле өстендә Уфадан Испаниягә баручылар очкычы казасында һәлак булганнарны искә алу чарасында катнашу өчен бүген Германиянең Мюнхен килгән Русия ватандашы Виталий Калоев һава аланында тоткарланды.

Һәлак булган гаиләсен искә алу чарасында катнашу өчен Калоевның Германиягә баруы Мәскәүдәге алман илчелеге белән килештерелмәгән булган.

Калоев Швейцариянең Скайгард ширкәтенең әлеге каза өчен җаваплы авиадиспетчерын үтергән иде.

Калоев сигез ел төрмәгә хөкем ителде һәм анда тәртибе яхшы булган өчен вакытыннан алда иреккә чыгарылды.

Виталия Калоев илгә кайткач каһарманнарча каршыланды һәм 2008 елда Төньяк Осетиянең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG