Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил җитәкчеләре Мисырның яңа президентына мөрәҗәгатьләр юллады


Израил җитәкчеләре – президент Шимон Перес һәм премьер-министр Биньямин Нетаньяһу Мисырның кичә ант биреп вазифага керешкән яңа президенты Мөхәммәт Мурсига мөрәҗәгатьләр юллады.

Израил матбугаты язуынча мөрәҗәгатьләрнең икесендә дә Израил белән Мисыр арасында тынычлыкны саклау, икеяклы килешүләрне үтәү кирәклеге әйтелә.

Президентлыкка “Мөселман кардәшләр” тәкъдим иткән Мурси вазифага керешү антыннан соң чыгыш ясап Израил белән 1979 елда имзаланган солых килешүен үтәргә әзер булуын әйткән иде.

Шул ук вакытта Мурси Мисыр хөкүмәтенең фәлестиннәргә ярдәмне дәвам итәчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG