Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Европа Берлегендә Иран нефтен сатып алуны тыю гамәлгә керде


Беренче июльдән Европа Берлегендә Иран нефтен сатып алуны тыю гамәлгә керде. Икътисадчылар әтүенчә, нәтиҗәдә Иранның нефть сату керемнәре ике мәртәбә кимергә мөмкин.

Бүген Иран үзәк банкы башлыгы моны компенсацияләү өчен Иранның валюта резервлары җитәрлек булуын әйтте.

Европа Берлегенең бу чикләүләре Иран атом програмына бәйле иң кырыс чикләүләр. Иран нефтен һәм нефть таварларын сатып алу гына түгел, аларны ташучы корабларны иминиятләштерү дә тыела.

Халыкара энергия агентлыгы белдерүенчә, быел Иранның нефть экспорты инде 40 процентка кимегән.

XS
SM
MD
LG