Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:10

Кыпрыс Европа берлеге җитәкчелегенә килде


Беренче июльдән ярты елга Европа Берлеге җитәкчелегенә Кыпрыс килде.

Кыпрыс бу атнада гына финанс ярдәме сорап халыкара кредиторларга мөрәҗәгать иткән иде. Европа Берлегендә инде биш ил читтән финанс ярдәме сорады.

Кыпрыс хакимияте күрше Грециядәге тирән кризис Кыпрыс икътисадына да начар тәэсир итте дип белдерә.

Дүшәмбе көнне Кыпрыска илдәге вәзгыятьне бәяләү өчен Европа комиссиясе, Европа үзәк банкы һәм Халыкара валюта фонды вәкилләре килә.

XS
SM
MD
LG